Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россиягә хезмәт итәм

Ватанга хезмәткә хәерле юл Лаеш районының 35 егете өчен тормышларының яңа этабы башлана - алар армиягә хезмәткә китә. Алар хөрмәтенә мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Сәхнәгә Казан югары хәрби команда училищесы оркестры чыкты. Дәүләт гимны яңгыраганда сәхнәгә Россия һәм Татарстан флагларын алып чыктылар. Булачак Ватан сакчылары адресына күп кенә җылы...

Ватанга хезмәткә хәерле юл
Лаеш районының 35 егете өчен тормышларының яңа этабы башлана - алар армиягә хезмәткә китә. Алар хөрмәтенә мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.
Сәхнәгә Казан югары хәрби команда училищесы оркестры чыкты. Дәүләт гимны яңгыраганда сәхнәгә Россия һәм Татарстан флагларын алып чыктылар.
Булачак Ватан сакчылары адресына күп кенә җылы сүзләр яңгырады. Призывникларга ышанычлы иптәшләр табуларын, кыюлыкта Бөек Ватан сугышы геройларына тигезләшүләрен һәм өйгә хат язарга онытмауларын теләделәр. Солдат аналары исеменнән иң дулкынландыргыч сүзләрне Нармонка мәктәбе директоры Роза Солягина әйтте.
-Сезнең артта әти-әниләрегез, дусларыгыз һәм бар Лаеш районы, - диде ул авырлык белән сүзләр табып. - Барыбызның да бары тик тыныч күк йөзе астында яшәвен телим.
Җавап сүзе белән аның улы Антон чыгыш ясады һәм армия хезмәтенең бар авырлыкларын намус белән үтәргә вәгъдә бирде.
Призывниклар алдында Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары, җырчы Петр Серебряков һәм Лаеш районының яшь артистлары чыгыш ясады.
Безнең призывниклар Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк. Самарадагы шефлыкка алынган 34244 нче хәрби частьтә 15 кеше Ватан алдындагы бурычын үтәячәк.
Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев һәм ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев булачак солдатларга кул сәгатьләре тапшырдылар.
-Мин һәрвакыт армиядә хезмәт итәргә теләдем. Хәрби-һава гаскәрләренә эләгергә хыялланам, - ди призывник Павел Поповчук. - Әмма туган Лаешымны да онытмаячакмын.
Кичәге мәктәп укучылары һәм студентлар өчен тормышларында яңа чор башлана - бер ел эчендә алар яшь егеттән чын ир-егеткә кадәр юл үтәргә тиешләр.
Намус белән хезмәт итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X