Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россиянең Урман кодексына үзгәрешләр кертелгән

Беренче октябрьдән гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан урман участокларын сату-алу килешүләрен үзгәртү һәм өзү, аренданы озайту тәртибе билгеләнгән. Быелның июнендә үк урман мөнәсәбәтләрен җайга салуны үзгәрткән федераль закон кабул ителде. Ул сатулар нәтиҗәләре буенча төзелгән урман участогын сату-алу килешүенең суд карары белән генә үзгәртелергә мөмкин булуын билгели. Шулай ук урман...

Беренче октябрьдән гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан урман участокларын сату-алу килешүләрен үзгәртү һәм өзү, аренданы озайту тәртибе билгеләнгән.

Быелның июнендә үк урман мөнәсәбәтләрен җайга салуны үзгәрткән федераль закон кабул ителде. Ул сатулар нәтиҗәләре буенча төзелгән урман участогын сату-алу килешүенең суд карары белән генә үзгәртелергә мөмкин булуын билгели. Шулай ук урман участокларын арендалаучыларның сатулар үткәрмичә генә дә мондый участокларны арендалау килешүен төзүгә хокуклары өстенлекле булу очракларын да регламентлый. "Урман участогы" һәм "урман утыртмаларын кисү" төшенчәләренә төгәллек бирелгән. Урман кисү эшләре, аларны үткәрү тәртибе билгеләнгән, агач әзерләү тәртибенә төгәллек кертелгән һәм аерым категория затлар тарафыннан агач әзерләү үзенчәлекләре күрсәтелгән.

РФның Урман кодексы урман участокларын проектлау турында маддә белән тулыланган. Ул проект документларын әзерләү һәм урман участокларын проектлау үткәрү тәртибен күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево законодательство