Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: "Клуб – кирәкле һәм бик мөһим социаль объект"

Моны авыл халкы бер ел көтте. Алар элекке клубның 1956 елда төзелүен әйттеләр. Вакытлар үтү белән бина туза: түбәсеннән су үтә, идәннәре кыйшая. 2013 елның декабрендә яңа бина төзү башлана һәм ул иң кыска вакытта - биш айда сафка баса. Хәзер монда 489 кв.м. мәйданлы һәм 300 урынлы корылма тора....

Моны авыл халкы бер ел көтте. Алар элекке клубның 1956 елда төзелүен әйттеләр. Вакытлар үтү белән бина туза: түбәсеннән су үтә, идәннәре кыйшая. 2013 елның декабрендә яңа бина төзү башлана һәм ул иң кыска вакытта - биш айда сафка баса. Хәзер монда 489 кв.м. мәйданлы һәм 300 урынлы корылма тора.
Рөстәм Миңнеха-нов сәламләү сүзендә авыл халкын яңа бина ачылу белән котлады. Ул авыл өчен клубның кирәкле һәм бик тә мөһим социаль объект булуын билгеләп үтте, өстәвенә янәшәдә генә мәктәп һәм балалар бакчасы.
-Лаеш районы өчен, сезнең торак пункт өчен бу зур вакыйга. Без ел саен һәр районда бе-рәр клуб күтәрәбез. Сездә күбрәк тә төзе-лә, - диде Рөстәм Нургалиевич.
Район башлыгы Михаил Афанасьев "Авыл клублары" республика программасы буенча районда төзелгән бишенче объект булуын белдерде.
-Олы Кабан клубка мохтаҗ иде, чөнки элекке клуб иске һәм нормативларга туры килмәде. Аның урынына яңа бина төзелүгә без бик сөенәбез, анда яшь буын да, өлкән буын да үзенә шөгыль табар, - диде ул.
Бәйрәм кунаклары мәдәният йорты бинасын карадылар. Йомгаклап авыл кешеләре өчен мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев