Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сабантуй: хезмәт, спорт һәм җыр берлеге

Узган якшәмбедә Лаешта район Сабантуе үтте. Мәйданга килгән күпсанлы кунаклар чираттагы мәртәбә үзләренең халык гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирам һәм хөрмәтләрен белдерделәр. Аларның активлыгы нәтиҗәсендә Сабантуй күңелле һәм тормышчан бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Гадәт буенча халык күңел ачуына бәйрәм прологында катнашучылар тон бирде. Мәйданга җырлар һәм дәртле...

Узган якшәмбедә Лаешта район Сабантуе үтте. Мәйданга килгән күпсанлы кунаклар чираттагы мәртәбә үзләренең халык гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирам һәм хөрмәтләрен белдерделәр.

Аларның активлыгы нәтиҗәсендә Сабантуй күңелле һәм тормышчан бәйрәмнәрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Гадәт буенча халык күңел ачуына бәйрәм прологында катнашучылар тон бирде. Мәйданга җырлар һәм дәртле биюләр белән милли костюмнардан яшьләр чыкты, алар икмәккә, игенче хезмәтенә, милләтара дуслыкка ихтирам күрсәттеләр.

Матур керештән соң фермалар һәм басу хезмәтчәннәре хезмәтенә йомгак ясарга чират җитте. Игенчеләр һәм Сабантуй кунакларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте. Ул бар кешене бәйрәм белән котлады, игенчеләр һәм терлекчеләрнең быелгы уңышлары турында сөйләде, фидакарь хезмәтләре өчен хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренә рәхмәт белдерде.

Гадәт буенча, батырларны хөрмәтләү Сабантуй-2015 флагын тантаналы күтәрүдән башланды. Бу мактаулы хокукка Пәрәүдән 2014 елгы чәчү батыры Айрат Миңнуллин лаек булды. Быелгы язгы чәчү йомгаклары буенча "Чәчү батыры-2015" мактаулы исеме Хәербидән Ранис Вафинга, Атабайдан Владимир Косаревка, Нармонкадан Владимир Твороговка һәм чираттагы тапкыр Айрат Миңнуллинга бирелде. Аларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Сабантуй программасы тыгыз һәм төрле иде. Йөзләрчә кеше спорт ярышларында, уеннарда, конкурсларда катнашты. Милли көрәш, ат чабышы, гер күтәрү, баганага менү - үзеңнең җитезлегеңне, көчеңне, булдыклыгыңны күрсәтеп кыйммәтле бүләк алырга мөмкин булган турнирларның тулы булмаган исемлеге бу.

"Президент белән бергә" - "Спортлы Татарстан" республика хәрәкәте аркасында Сабантуй кунакларына ГТО нормалары тапшыруда үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге туды. Бу максат өчен мәйданда спорт мәйданчыгы эшләде, анда бар теләк белдерүчедән "зачет" кабул ителде. Татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән шөгыльләнүне яклауга зур игътибар бирәләр. Бүген Татарстан - Россиянең профессионалларга да, спорт сөючеләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласы. Безнең районда яшәүчеләр дә әлеге перспективалы инициативаны бик теләп яклаучылар арасында.

Бәйрәм күңелле концерт белән үрелеп барды, анда районның иң яхшы артистлары һәм иҗат коллективлары катнашты. Балаларны шатландырып аттракционнар эшләде. Өлкәннәр шашлык белән сыйлану һәм Сабантуйда булу билгесе итеп сувенирлар арасыннан истәлекле бүләк сайлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмады.

Сабантуй бәйрәменең яхшы үтүендә аны оештыручыларның хезмәте зур.

Алар тырышлыгы, иҗади табышлары аркасында Сабантуй искиткеч ял, күп шатлык, хезмәттә яңа уңышлар өчен көчләр һәм энегрия запасы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево