Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Салым хезмәте мәгълүмат бирә

Лаешлылар һәм районда яшәүчеләр 59 миллион сумнан артык суммага 20 меңнән артык бердәм салым кәгазьләре алды. Аларда гражданнар ия булган барлык милек объектлары: җир участоклары, квартирлар, йортлар, автомобильләр турындагы мәгълүмат кергән. Салымнарның район казнасына керү проблемасы хакында "эшлекле дүшәмбе"дә фикер алыштылар. Сентябрьдә һәм октябрьдә салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көннәре...

Лаешлылар һәм районда яшәүчеләр 59 миллион сумнан артык суммага 20 меңнән артык бердәм салым кәгазьләре алды. Аларда гражданнар ия булган барлык милек объектлары: җир участоклары, квартирлар, йортлар, автомобильләр турындагы мәгълүмат кергән.

Салымнарның район казнасына керү проблемасы хакында "эшлекле дүшәмбе"дә фикер алыштылар.

Сентябрьдә һәм октябрьдә салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрелүгә дә карамастан, милек салымы буенча бурыч 28 миллион сумнан артык сумманы тәшкил итә. Алардан 18 миллион сумы - 2013 ел өчен.

Физик затлар милкенә салым буенча - биш миллион ярым сум әҗәт, аларның өч миллион ярымы - узган ел өчен түләнмәгән сумма. Җир салымы буенча җиде миллион сум бурычның биш миллионы 2013 ел өчен. Транспорт салымының түләнмәгән суммасы - 14 миллион сум, шул исәптән тугыз миллионы узган елгы.

-Бурычларны билгеләнгән срокта түләмәгән очракта салым органы түләнмәгән сумманы милек исәбенә түләттерергә хокуклы, - дип кисәтә Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча 4 нче районара инспекция начальник урынбасары Әлфия Юнысова. - Моңа банк счетларындагы акчалар, түләү турындагы таләпләрдә күрсәтелгән суммалар күләмендә кулда булган акчалар керә. Түләүне соңга калдырган һәрбер көн өчен пенялар исәпләнә. Аларның күләме РФ Үзәк банкы билгеләгән рефинансирование ставкасының өч йөздән берен тәшкил итә. Салымнарны түләмәү - киң таралган икътисади җинаятьләрнең берсе.

Салым буенча үз бурычыңны белүне һәм аны онлайн-режимда түләүне ике ысул белән гамәлгә ашырырга мөмкин: www.naIog.ru сайтында яки www.gososIugi.ru порталында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты"нда, "Заплати налоги"да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев