Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Салым салу күләмен ничек киметергә

Түләнгән салымның бер өлешен ничек кире кайтарып булу турында Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ирина Михайлова сөйли. Салым чигерүе - ул салым түләү күләмен киметүнең законлы ысулы, бу вакытта граждан чыгымнарының бер өлеше салымнан азат ителә. Мәсәлән, сез квартир сатып алдыгыз...

Түләнгән салымның бер өлешен ничек кире кайтарып булу турында Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Ирина Михайлова сөйли.

Салым чигерүе - ул салым түләү күләмен киметүнең законлы ысулы, бу вакытта граждан чыгымнарының бер өлеше салымнан азат ителә. Мәсәлән, сез квартир сатып алдыгыз һәм милек чигерүенә ия булдыгыз. Бу очракта салым салына торган еллык керем киметелә. Түбәндәге чыгымнарны кире кайтарырга була: үзең яки 24 яшькә кадәрге балаларыңның укуына, дәвалануга һәм медикаментлар сатып алуга чыгымнар. Сез үз гаиләгез әгъзалары: ирегез яки хатыныгыз, әти-әниегез, 18 яшькәчә балалар чыгымнары буенча чигерүләрдән файдалана аласыз. Тагын бер чигерү - дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итүгә һәм ирекле пенсия иминиятенә чыгымнар буенча. Барлык бу чигерүләр чынлыкта түләнгән күләмдә бирелә, әмма елга 120000 сумнан артык түгел. Чыгарылма: ике ата-анага гомуми суммада һәр баланы укытуга 50000 сумнан артык түгел һәм кыйммәтле дәвалануга - чынлыкта булган чыгымнарның бар суммасына.

Салым чигерүен пенсионерлар да ала ала - әмма иренең яки хатынының чыгымнарын кире кайтарган очракта гына.

2014 елдан күчемсез милек сатып алуга (төзүгә) милек чигерүен төрле күчемсез милек объектлары буенча берничә тапкыр алырга була. Әмма аларның гомуми күләме 2 миллион сумнан артык булырга тиеш түгел. Әгәр сез күчемсез милек сатып алганда чигерүны тулы күләмдә алмагансыз икән, аны башка объект сатып алганда алырга мөмкин. Әмма чигерүгә сездән инде гариза кергән һәм 2014 елның 1 гыйнварына кадәр тулы күләмдә файдаланылмаган икән, әлеге чигерүнең калган өлешен башка күчемсез милек объектына күчереп булмый.

Дәүләт күчемсез милекне ипотека яки торак кредиты исәбенә сатып алган милекчегә ул тоткан акчаның бер өлешен кире кайтара. Ә сез квартирны эчке бизәлеше юк килеш алгансыз икән, төзелеш материалларына чыгымнар буенча салым чигерүенә гариза бирә аласыз.

Тулырак мәгълүматны салым хезмәтенең WWW.naIog рәсми сайтыннан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X