Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Салымнарны вакытында түләгез, чөнки алар бит яңа юллар

Узган атна азагында салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре һәм Федераль салым хезмәтенең 25 еллыгы белән котлаулар кабул итәчәк. Безнең районда салым хезмәтен инспекторлар Ольга Лазарева, Валентина Щеголева һәм Рәмзия Хәбибуллина тәкъдим итә. Өчесе дә салым инспекциясе барлыкка килгән чакта ук эшли башлаганнар һәм әлеге өлкәдә 20 елдан артык эш стажына...

Узган атна азагында салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре һәм Федераль салым хезмәтенең 25 еллыгы белән котлаулар кабул итәчәк.

Безнең районда салым хезмәтен инспекторлар Ольга Лазарева, Валентина Щеголева һәм Рәмзия Хәбибуллина тәкъдим итә. Өчесе дә салым инспекциясе барлыкка килгән чакта ук эшли башлаганнар һәм әлеге өлкәдә 20 елдан артык эш стажына ия.

Участокта эшләүче инспекторларга салым түләүчеләр һәм төп оешма арасында җаваплы "бәйләүче звено" роле бирелә. Аларга бик зур күләмдә эш йөкләнгән. Физик затларны салым исәбенә кую, салым түләүчеләргә идентификация номерлары бирү, салым һәм җыюлар буенча бурычлылар белән аңлату эшләре алып бару - әлеге зур булмаган коллектив вазыйфаларының тулы булмаган исемлеге бу. Салым хезмәте сайтында электрон сервисларны пропагандалау инспекторлар эшендә мөһим звено булып тора. Район кешеләре фикере буенча, участокта салым түләүчеләрнең бар контингентлары өчен бөтен шартлар да тудырылган. Инспекторлар намуслы хезмәтләре һәм инспекция үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Россия ФСХның ТР идарәсе, район җитәкчелеге мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Инспекциядә гомуми белем бирү учреждениеләрендә ел саен үткәрелә торган "Салым белемнәре көне" кебек чаралар үткәрү гадәткә кергән. Мәктәп укучыларына салым законнары турында лекцияләр укыйлар, тантаналы шартларда ИНН тапшыралар. Елга берничә тапкыр инспекция стеналарында һәм участокта салым түләүчеләр өчен "Ачык ишекләр көннәре" һәм "Бердәм салым консультациясе көннәре" үткәрелә.

Шуны билгеләп үтү күңелле: инспекция эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү йомгаклары буенча Лаеш коллективы рейтингы иң югарысы - 100 баллдан артык һәм ул тотрыклы төстә Татарстанның алдынгы инспекцияләре арасында кала.

Ә район халкына салым хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәренә туры китерелгән конкурста "Иң яхшы слоган" номинациясендә җиңгән слоганны искәртәсе килә: "Салымнарны вакытында түләгез, чөнки алар бит яңа юллар, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары - илебез гражданнарына кирәкле бар нәрсә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Налоговая