Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Салымны ничек түләячәкбез

Быел салым түләүчеләрнең барысы да салым түләү турында хәбәрләрне кәгазь вариантта алмаячак. Күпләргә алар шәхси кабинетка киләчәк. Салым органы салым түләүчегә салым кәгазен түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көн алдан җибәрә. Почта элемтәсе бүлекләре аша хәбәр кәгазьләре быел октябрь азагына кадәр җибәрелде. Агымдагы елда физик затларның милек, җир һәм транспорт...

Быел салым түләүчеләрнең барысы да салым түләү турында хәбәрләрне кәгазь вариантта алмаячак. Күпләргә алар шәхси кабинетка киләчәк.

Салым органы салым түләүчегә салым кәгазен түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көн алдан җибәрә. Почта элемтәсе бүлекләре аша хәбәр кәгазьләре быел октябрь азагына кадәр җибәрелде.

Агымдагы елда физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү срогы 1 декабрьдән соңга калмыйча билгеләнгән.

Салым түләүченең шәхси кабинетына керә алган гражданнар өчен салым хәбәрләре бары электрон төстә генә, салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрелә. Шәхси кабинеттан файдаланучылар өчен хәбәрләр кәгазь вариантта җибәрелмәячәк.

Әмма агымдагы елда бу шәхси кабинетка 2016 елның сентябрь-октябрендә тоташканнарга кагылмый. 2015 ел өчен хәбәрләрне алар почта аша алачак. Әгәр сез салым хәбәрен почта элемтәсе бүлекләре аша алырга телисез икән, шуңа туры килүче хәбәрне салым түләүченең шәхси кабинеты аша салым органы адресына җибәрергә кирәк. Шуны әйтергә кирәк, 2016 елның 1 сентябреннән соң күрсәтелгән билге бары тик 2016 ел һәм аннан соңгы еллар өчен салым хезмәтләренә генә кагылачак.

Документларны кәгазь йөрткечтә җибәрү зарурлыгы турында хәбәрне җибәрү өчен көчәйтелгән квалификацияләнмәгән электрон имза алырга кирәк. Моны "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" аша "Профиль" бүлегендә бушлай эшләргә мөмкин. Салым түләүче теләге буенча элекрон имза я аның эш станциясендә яки Россия ФСХның сакланган "облачный" саклау урынында саклана ала. Квалификацияләнмәгән электрон имза ярдәмендә документларны кәгазь йөрткечтә җибәрү зарурлыгы турында хәбәрне ("Уведомление о необходимости направления документы на бумажном посителе") генә түгел, ә 3 НДФЛ формасы буенча салым декларациясе, артык түләнгән суммаларны исәпкә алу һәм кире кайтаруга гариза, салым ташламасы бирү турында гариза һәм башкалар кебек документларга да имза салырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны Россия ФСХның ТР буенча 4нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлегендә алырга мөмкин.

Ноябрь - кызу чор. Барысы да салым түләргә ашыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев