Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сайлау сездән тора

Быел пенсия туплауларын мәҗбүри иминиятләү буенча иминиятләүче сайлау тәртибе үзгәргән, дип ишеттем. Газета аша әлеге яңалык турында тулырак беләсе иде. Хөрмәт белән Татьяна И., Лаеш шәһәре. Укучыбыз соравына Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә. -Исегезгә төшерәм, пенсия туплаулары - РФ Пенсия фондында (яки дәүләтнеке булмаган пенсия...

Быел пенсия туплауларын мәҗбүри иминиятләү буенча иминиятләүче сайлау тәртибе үзгәргән, дип ишеттем. Газета аша әлеге яңалык турында тулырак беләсе иде.

Хөрмәт белән Татьяна И., Лаеш шәһәре.

Укучыбыз соравына Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә.

-Исегезгә төшерәм, пенсия туплаулары - РФ Пенсия фондында (яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында) мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында катнашучының шәхси лицевой счетында теркәлгән акчалар. Алар 1967 елгы һәм яшьрәк гражданнар өчен формалаштырыла.

2014 елдан мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча пенсия туплаулары формалаштыру өлешендә иминиятләүче сайлау тәртибе үзгәртелде. Мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча иминиятләүче булып сезнең сайлау буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды чыгыш ясый ала. Әгәр үзегезнең пенсия туплаулары белән идарә итү өчен шәхси идарәче компанияне сайлыйсыз икән, Россия Пенсия фонды барыбер сезнең мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча имниятләүчегез булып кала.

Бүген дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, яки аннан икенчесенә күчү, я кире Россия Пенсия фондына күчү, шулай ук киләчәктә пенсия туплаулары формалаштырудан баш тарту турында гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә була. Аны элеккечә почта аркылы яки курьер аша тапшырырга мөмкин. Шәхесне билгеләү һәм имзаның дөреслеген раслау бу очракта нотариус тарафыннан башкарыла.

Пенсия фонды искә төшерә: мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча иминиятләүче сайлау 2014 - 2015 елларда турыдан туры пенсия тәэмин итү варианты сайлау белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев