Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Авыл көч туплый

Авыл хезмәтчәннәре өчен көз - аерым бер чор, аңа бәйрәмнәр дә, киеренке эш көннәре дә туры килә. Елның бу вакытында авыл хуҗалыгы эшләре сезоны төгәлләнә һәм алар Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлаулар кабул итәләр һәм гадәт буенча йомгак ясыйлар, планнар билгелиләр. -Быелгы ел авыл хуҗалыгы җитештерүе потенциалының көч туплавын...

Авыл хезмәтчәннәре өчен көз - аерым бер чор, аңа бәйрәмнәр дә, киеренке эш көннәре дә туры килә. Елның бу вакытында авыл хуҗалыгы эшләре сезоны төгәлләнә һәм алар Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлаулар кабул итәләр һәм гадәт буенча йомгак ясыйлар, планнар билгелиләр.

-Быелгы ел авыл хуҗалыгы җитештерүе потенциалының көч туплавын күрсәтте. Узган ел белән чагыштырганда бөртекле ашлык җитештерү артты. 18,7 центнер уңдырышлылык белән барлыгы 50 мең тонна ашлык суктырылды. Яшелчәләрдән рекордлы уңыш алынды. Бәрәңге плантацияләре, терлек азыгы мәйданнары яхшы уңыш бирде. Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәт эшчәнлегенең катлаулы, тотрыксыз өлкәләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Бар сезон дәвамында диярлек игенчеләргә катлаулы һава шартларында эшләргә туры килде. Мәсәлән, май һәм июнь корылыгы игеннәр өчен эзсез узмады. Әгәр дым аз булмаса, бу сезонда уңыш шактый югары булыр иде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Миңнекәев.

Һава шартлары һәм башка объектив факторлар белән бәхәстә һәрчакта да игенчеләр җиңми. Һәм бары тик барлык этапларда да технологик стандартлар - туфракны әзерләүдән башлап уңыш җыюга кадәр - катгый үтәлгән хуҗалыкларда гына кеше өстенлеккә ирешә.

Хәерби игенчеләре күп еллар дәвамында югары уңыш алу осталары булып санала. Бу сезонда да авырлыкларга карамастан, алар үстерелгәнне мөмкин булганча югары дәрәҗәдә җыеп алдылар: һәр гектардан 24,5 центнер ашлык җыйдылар. Урта Девятово һәм Атабай игенчеләре хезмәте дә хөрмәткә лаек. Алар шул тәртиптә бер гектардан 23-21,4 центнер ашлык суктырганнар. Районда үстерелгән бөртекле ашлык уңышының өчтән бере диярлек "Семиречье" өлешенә туры килә.

Һәм бу, тормыш күрсәткәнчә, очраклы түгел. Югары күрсәткечләр - көндәлек авыр хезмәт җимеше. Нәкъ менә шушы коллективларда яхшы уңыш алу өчен эш туфракның уңдырышлылык көчен арттырудан башлана. Аутсайдер хуҗалыклардан аермалы буларак, монда минераль ашламалар сатып алу өчен эчке резервлар табалар. Кайбер хуҗалыкларда исә соңгы елларда чәчүлекләргә ашлама кертелми. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт тарафыннан матди ярдәм чарасы сыйфатында бүлеп бирелүче ашлама күләме җитәрлек түгел. Азотка, фосфор, калийга мохтаҗлык шактый югарырак. Моны уңдырышлылык түбән булган хуҗалыкларда да таныйлар. Әмма минераль ашламалар сатып алу өчен акчаны кайберәүләр генә таба.

Техниканы саклауга куюга да барысы да бер үк дәрәҗәдә җаваплы карамый, моны уңыш язмышына аз тәэсир итә дип саныйлар. Хәерби авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исә машина паркындагы тәртип - яхшы нәтиҗәләргә ышанычлы адым дип ышана. Алар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәр елны кышка кергәндә үткәрә торган ремонт сезонына әзерлек буенча иң яхшы хуҗалыкка конкурста алдынгы урыннар алалар. Быел да әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе - конкурс җиңүчесе.

Базар икътисады шартларында уңыш югары продуктлы терлек сатып алучы, басуларга заманча техника чыгаручы, алдынгы инновацион технологияләр кулланучы хужалыкларга юлдаш була. Бүген ярым-йорты чаралар белән уңышка ирешеп булмый. Җитештерүне үстергәндә генә авыл көч туплый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X