Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ә сез грамоталы кулланучымы?

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм "Кама ягы" газетасы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Лаеш районында яшәүчеләргә зур булмаган "Грамоталы кулланучы" викторинасында катнашырга тәкъдим итә. Жавапларны Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына Lyuciya.Farahova@tatar.ru электрон адреска 2016 елның 17 мартына кадәр җибәрергә кирәк...

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм "Кама ягы" газетасы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Лаеш районында яшәүчеләргә зур булмаган "Грамоталы кулланучы" викторинасында катнашырга тәкъдим итә.

Жавапларны Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына Lyuciya.Farahova@tatar.ru электрон адреска 2016 елның 17 мартына кадәр җибәрергә кирәк ("Лаеш районы- Кулланучылар өчен викторина" билгесе белән). Игътибар итегез: 18 марттан җаваплар алу туктатыла.

Хәбәрдә үзең турында кыскача мәгълүмат бирү кирәк: фамилия, исем, әтиең исеме (тулысынча), яшь, өй адресы, элемтә телефоны һәм мәшгульлек төре. Иң грамоталы кулланучыларны призлар көтә. Җиңүчеләрнең исемнәре викторинага йомгак ясаганда басылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү урыны һәм вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк.

Барлык сорауларга дөрес җавап җибәргән беренче өч катнашучы шул тәртиптә беренче, икенче һәм өченче урыннар алачак.

Викторина сораулары:

1.Мораль зыян компенсациясе күләме билгеләнә:

а) яклар тарафыннан; б) суд тарафыннан һәм милек зыянын каплау күләменә бәйле түли; в) суд тарафыннан, милек зыянын каплау күләменә бәйле төстә.

2.Әгәр сатып алучы алган товарга гарантия бар икән, экпертизаны кем түли?

а)җитештерүче, сатучы; б) сатып алучы; в) сервис үзәге.

3. Әгәр товар сафтан чыгуын билгеләү өчен сыйфатны өстәмә тикшерү таләп ителә икән, сыйфатсыз товарны алыштыру нинди срокта башкарылырга тиеш?

а) 7 көн; б) 20 көн; в) 45 көн; г) бер ай; д) 21 көн.

4. Сатучы куллану срогы чыккан азык-төлек товарны сатуга чыгарырга хокуклымы?

а)бәясе төшерелгән икән, әйе; б) бу турыда мәгълүмат бирелгән икән, әйе; в)мәгълүмат бирелгән һәм бәясе төшерелгән икән, әйе; г) юк.

5 Граждан Серов "Сигнал" кибетендә телевизор сатып ала. Берничә көннән телевизорда җитешсезлекләр ачыклана: тавыш системасы сафтан чыга. Телевизор экраны кабынмый. Серов телевизорны алыштыру таләбе белән телевизорны җитештерүчегә мөрәҗәгать итә. Җитештерүче сатып алучының таләбен үтәүдән баш тарта, Серов сату-алу килешүен "Сигнал" кибете белән төзегәнлектән, бар таләпләрне сатучыга куярга кирәклегенә сылтый. Җитештерүче хакмы? Җавабыгызны нигезләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район викторина

2
X