Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сез сорадыгыз – без җавап бирәбез

Хөрмәтле укучыларыбыз! Икенче ярты еллыкта яңа "Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез" дигән рубрика ачыла. Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев җавап бирә. Редакциягә безнең укучылардан "Ә бу дөресме..." дигән сүзләр белән башланган берничә шалтырату булды. Шуңа күрә яңа рубрикадагы беренче материалны шулай дип атадык....

Хөрмәтле укучыларыбыз! Икенче ярты еллыкта яңа "Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез" дигән рубрика ачыла. Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев җавап бирә.

Редакциягә безнең укучылардан "Ә бу дөресме..." дигән сүзләр белән башланган берничә шалтырату булды. Шуңа күрә яңа рубрикадагы беренче материалны шулай дип атадык. Шулай итеп, сүз Рәсим Хаҗиевка.

Шәһәр пляжын шәхси зат сатып алган диләр, бу дөресме?

-Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Пляж муниципаль милек һәм ул шулай булып кала да.

Шәһәр пляжы түләүле булачак дип ишеттем, бу дөресме?

-Шәһәр пляжына йөрү бушлай. Ә менә теләге булганнарга өстәмә түләүле хезмәтләр (яту урыннары, сөлгеләр һәм башкалар) күрсәтеләчәк.

Пляжда чит ил компаниясе эшли дип сөйлиләр, бу дөресме?

-Шәһәр пляжын төзекләндерү эшләрен Татарстан фирмалары башкара. Төзелеш эшләренең генераль подрядчысы - "Татмелиорация", подрядчысы - "СтройАгроКонструкция".

Яңа ЗАГСтан Камага яңа юл салыначак, бу дөресме?

-Әйе, Камага кадәр туры юл салу планы бар, әмма Лаешка керү юлында салына торган ЗАГСның яңа бинасыннан түгел, ә "Татнефтепродукт" АЗСыннан. Хәзер финанслау мәсьәләсе хәл ителә, әлегә аңа акчалар җитми.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең икътисадны үстерүгә, мәгарифкә, мәдәнияткә, медицина хезмәте күрсәтүгә һәм башкаларга кагылган сорауларыгыз булса, Рәсим Хаҗиевның электрон почтасына языгыз rasim.h@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X