Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сезнең сәламәтлек плюс бар илне диспансерлаштыру

-Дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, - халыкны гомуми диспансерлаштыру зарурлыгы турында сөйләгәндә Лаеш үзәк район хастаханәсенең поликлиника ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Лариса Орлова шулай дип хакыйкатьне билгели. Хәбәрчебез белән әңгәмә вакытында ул Лаеш районында әлеге мөһим профилактик программа барышы хакында сөйләде. -Лариса Николаевна, диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру кайчан башланды,...

-Дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, - халыкны гомуми диспансерлаштыру зарурлыгы турында сөйләгәндә Лаеш үзәк район хастаханәсенең поликлиника ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Лариса Орлова шулай дип хакыйкатьне билгели. Хәбәрчебез белән әңгәмә вакытында ул Лаеш районында әлеге мөһим профилактик программа барышы хакында сөйләде.

-Лариса Николаевна, диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру кайчан башланды, халыкны тикшерү этаплары нинди?

-Диспансерлаштыру өченче ел дәвам итә. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: анкета тутыру, антропометрия, терапевт каравы, кан һәм бәвелнең клиник анализлары, күзнең эчке басымын үлчәү, электрокардиография, флюоорография. Аерым яшь төркемнәрендә киңәйтелгән биохимик анализ, ультратавышлы тикшеренү, шулай ук 38 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга маммография үткәрелә.

-Диспансерлаштыру процессы ничек оештырылган?

-Эштә районның барлык амбулатор-поликлиника учреждениеләре катнаша: Лаеш үзәк район хастаханәсе, Столбище, Рождествено һәм Габишево табиблык амбулаторияләре.

Үзәк район хастаханәсендә махсус кабинет (№31) ачылган, анда медпрофилактика кабинеты шәфкать туташы Светлана Ветренникова деспансерлаштыруга килүчеләрне беренчел кабул итү үткәрә. Табиблык амбулаторияләрендә диспансерлаштыруны оештыру белән участок шәфкать туташлары шөгыльләнә. Процесска бар табиблык песоналы тартылган, урта звено медиклары, шулай ук тар белгечлек табиблары, аларга без пациентларны 2нче этапта, зарурлык булганда җибәрәбез.

Диспансерлык эшен яхшырту һәм авыл халкын карауны мөмкин булганча колачлырак итү максатыннан районның торак пунктларына медицина хезмәткәрләре бригадалары барып карау оештырылган.

-Диспансерлаштыруның беренче нәтиҗәләре нинди?

-2014 елга планда районның 5800 кешесен тикшерү каралган иде. Чынлыкта 82% ка якыны колачланды. Районда яшәүчеләрнең авырулары буенча беренче урында кан басымы югары булу, икенче урында - йөрәкнең ишемик авыруы, өченче урында терәк-хәрәкәт аппараты бозылу тора.

Өстәмә диспансерлаштыру барышында беренче ачыкланган авырулар арасында 114 анемия очрагы, сигез - яман шеш, 31 - йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы һәм башкалар бар. Яман шешләр барысы да иртә стадиядә ачыкланган.

-Лариса Николаевна, сез узган вакыт эчендә диспансерлаштыру динамикасын ничек бәялисез? Халыкның программага мөнәсәбәтендә үзгәрешләр бармы?

-Әлеге чорда халыкның активлыгы үсүне билгеләп үтәсем килә. Аеруча хатын-кызларда югары аңлылык һәм үз сәламәтлегенә игътибар күзәтелә. Бу шатландыра. Үз вакытында табылган шешкә хәзер уңышлы операция ясыйлар бит. Башка авырулар турында да шулай дияргә була. Медицина бер урында тормый. Нәтиҗәле яңа дару препаратлары барлыкка килә, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә.

Диспансерлаштыруны беренче этапта ике көн эчендә үтәргә мөмкин. Үзегезнең сәламәтлек турында кайгыртыгыз. Истә тотыгыз, сез үзегезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга кирәк. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев