Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәфкатьлелек. Балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел могҗизалары

Балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрү, район хастаханәсе пациентлары янына, шулай ук өлкән һәм ялгыз лаешлыларның өйләренә бару, ветераннар йортында яшәүчеләрне котлау, үзләренең яшь дуслары өчен экскурсияләр оештыру - А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены Кыш бабае һәм Кар кызының яңа ел каникуллары көннәрендә эшләгән игелекле эшләренең тулы булмаган исемлеге. -Әгәр орден активистлары...

Балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрү, район хастаханәсе пациентлары янына, шулай ук өлкән һәм ялгыз лаешлыларның өйләренә бару, ветераннар йортында яшәүчеләрне котлау, үзләренең яшь дуслары өчен экскурсияләр оештыру - А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены Кыш бабае һәм Кар кызының яңа ел каникуллары көннәрендә эшләгән игелекле эшләренең тулы булмаган исемлеге.

-Әгәр орден активистлары яңа ел бәйрәмнәрендә балаларга һәм өлкәннәргә алып килгән шатлыкны һәм яхшы кәефне үлчәү берәмлеге булса, әлеге күрсәткеч буенча аларга тиңнәр булмас иде. Ә ордендагы Кыш бабай белән Кар кызы ниндиләр! Исең китәрлек! Алар белән әкияткә ышанмау мөмкин түгел, - диделәр барысы бергә диярлек балаларын хәйрия чыршысына алып килгән әти-әниләр.

Әлеге яңа ел каникулларында орден Кыш бабае һәм Кар кызы беренче тапкыр үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендәге чыршыда ут яндырдылар. Урман кунагы янында күңел ачканнан соң барлык кечкенә пациентлар баллы бүләкләр алды. Хастаханәнең өлкән пациентлары да игътибарсыз калмады. Кыш бабай һәм Кар кызы хирургия һәм терапия бүлекләренең һәр палатасында шәхсән булдылар, һәркемгә татлы бүләкләр тапшырдылар.

Ялгыз гражданнар өйләренә әкият геройлары килү зур сюрприз булды. Гомумән алганда, бәйрәм көннәрендә Кыш бабай һәм Кар кызы "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән һәм башка хәйриячеләрдән 50 дән артык яңа ел бүләге тараткан.

Шәфкатьлелек ордены активистлары хәтерендә озак сакланачак соңгы вакыйгаларның берсе "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгенә бару булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Орден милосердия Елка