Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәр һәм район башлыгы сайланды

Лаеш шәһәр Советының беренче утырышында ике мөһим мәсьәлә каралды: сайлауларга нәтиҗәләр ясалды, шәһәр башлыгы сайланды. Үткән сайлау кампаниясенә Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина нәтиҗә ясады: -Әлеге масштаблы чараны үткәрү өчен Лаеш шәһәрендә 10 сайлау округы оештырылды. Депутатлыкка кандидатлар сыйфатында 12 гариза бирүче теркәлде. Татарстан Республикасы мәдәният министры...

Лаеш шәһәр Советының беренче утырышында ике мөһим мәсьәлә каралды: сайлауларга нәтиҗәләр ясалды, шәһәр башлыгы сайланды.

Үткән сайлау кампаниясенә Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнина нәтиҗә ясады:

-Әлеге масштаблы чараны үткәрү өчен Лаеш шәһәрендә 10 сайлау округы оештырылды. Депутатлыкка кандидатлар сыйфатында 12 гариза бирүче теркәлде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сибагатуллин шәһәр башлыгы урынына Михаил Афанасьев кандидатурасын тәкъдим итте. Тавыш бирү яңа сайланган депутатлар катнашында үткәрелде, алар бертавыштан кандидатураны яклап тавыш бирделәр. Шәһәр башлыгы урынбасары итеп 3 нче Туполев сайлау округыннан Игорь Коробовны сайладылар.

Шул ук көнне булган "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең XXIII конференциясендә Лаеш муниципаль район Советы башлыгы урынына "Бердәм Россия" ике депутатны - шәһәр башлыгы Михаил Афанасьевны һәм Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы Александр Максимовны тәкъдим итте. Район башлыгы вазыйфасына кандидат итеп бертавыштан Михаил Афанасьев сайланды.

11 сәгатьтә район Советының зур залында Лаеш муниципаль район Советы сессиясе булды. Сайлаулар барышында район башлыгы - Лаеш район Советы рәисе итеп бертавыштан Михаил Афанасьев сайланды.

Сессиядә район Советының даими комиссияләре булдырылды, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатуралар карап тикшерү өчен конкурс комиссиясенең сан составы расланды. Лаеш шәһәр Советында "Бердәм Россия" партиясенең депутатлар төркеме булдырылды.

Район Советы сессиясендә башка оештыру мәсьәләләре дә карап тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево