Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәребез чәчәк атсын

Лаеш районының 90 еллыгына 1 нче гимназия коллективы феерик шоу әзерләгән Искиткеч музыка тавышы астында Кама диңгезенең төрле төсләр белән балкучы яктылык дулкыннарында сәхнәдә... Алтын балык пәйда булды. Край тарихына багышланган театральләштерелгән прологта барысы да катнашты: беренче сыйныф укучыларыннан алып укытучыларга кадәр. Яңа ел тематикасын да онытмадылар: кунакларны Кыш бабай...

Лаеш районының 90 еллыгына 1 нче гимназия коллективы феерик шоу әзерләгән

Искиткеч музыка тавышы астында Кама диңгезенең төрле төсләр белән балкучы яктылык дулкыннарында сәхнәдә... Алтын балык пәйда булды. Край тарихына багышланган театральләштерелгән прологта барысы да катнашты: беренче сыйныф укучыларыннан алып укытучыларга кадәр. Яңа ел тематикасын да онытмадылар: кунакларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде. "Ох, снег-снежок" җырын башкарган Настя Федосеева чыгышы бик матур булды. Тамашачылар хореограф Татьяна Ватомова куйган экспрессив биюләрдән торган позитив концертны бер тында карадылар. Күңелле миниатюраларда һәм бию номерларында чыгыш ясаган беренче сыйныф укучылары куандырды. Чыгарылыш сыйныфлар заманча ритмнар өстәде һәм бәйрәм политрасын яшьләрчә дәрт һәм креатив куелышлар белән төрләндерделәр. Алып баручылар - Никита Майоров белән Дарина Туркова да аларга тиң иде.

Анжелика Аракелянның җырлавы беркемне дә битараф калдырмады. Кыз әтиләр турында җыр премьерасы белән чыгыш ясады, аннан соң инде лаешлылар яратып өлгергән әниләр турындагы җырны башкарды. Әтиләр һәм кызлар биюе, Алик Сәгыйтовның лирик балладасы һәркемне дулкынланырга мәҗбүр итте. Лаеш турындагы җыр концертның финал аккорды булды:

-Туган шәһәребез, син күз алдында чәчәк атасың. Роза чәчәкләре һәм төрле төстәге салават күпере фонтаннары ата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X