Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәрне бергәләп төзекләндерәбез

Хакимиятнең җәмгыять белән диалогы - һәр дәүләтнең мөһим бурычы. Бу планда Лаеш районының күрсәтерлек әйберләре бар. Территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТОСлар) гражданнар проблемаларын нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә. ТОСлар җитәкчеләре белән очрашу салкынча кабинетта түгел, ә кыр шартларында үтте. Иртән иртүк алар "Чиста ярлар" экология акциясе үткәрделәр. Анда шулай ук "Бердәм...

Хакимиятнең җәмгыять белән диалогы - һәр дәүләтнең мөһим бурычы. Бу планда Лаеш районының күрсәтерлек әйберләре бар. Территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТОСлар) гражданнар проблемаларын нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә.

ТОСлар җитәкчеләре белән очрашу салкынча кабинетта түгел, ә кыр шартларында үтте. Иртән иртүк алар "Чиста ярлар" экология акциясе үткәрделәр. Анда шулай ук "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, мәктәп балалары һәм волонтерларның Россия хәрәкәте активистлары да катнашты. Эшләргә җәмәгать берләшмәләре эшен координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина җитәкчелек итте.

-Кешеләргә экология тәрбиясе бирү мөһим, - дип сөйли "Сабантуй" ТОСы рәисе Надежда Генералова. - Җыештырган урында түгел, чүпләмәгән урында чиста. Бу безнең эшнең башы гына әле. Мондый акцияләрне регуляр үткәрәбез.

Өлкәннәр һәм балалар бияләйләр киделәр, капчыклар алдылар һәм чүп җыя башладылар. Эш тиз барды, күп тә үтмәде активистлар берничә пакетны тутырдылар да инде.

-Каманың яр буе - безнең шәһәрнең йөзе ул, - дип саный Илгизә Тимершина. - Монда лаешлылар да теләп йөри, Казаннан да киләләр. Монда һәрчак үрнәк тәртип булырга тиеш. Гомумән, ТОСлар үсү белән соңгы елларда без уртак иминлек өчен күп эшли алдык.

Иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарә республика конкурсында Лаеш районы вәкилләре өч тапкыр катнаштылар инде. Һәм һәрвакыт өйгә җиңү белән кайттылар.

-Ике ел элек "Икенче микрорайон" һәм "Өченче микрорайон" ТОСлары үз төркемнәрендә беренче урынга чыктылар, - дип искә төшерә Илгизә Нәҗиповна. - Откан грантларына Лаешта Җиңү һәм Горький паркларында балалар мәйданчыкларын төзекләндерделәр. Узган елда "Иске Пристань" һәм Столбище" ТОСлары яхшылар дип танылды. Бу юлы да акчаларны балалар өчен тотарга хәл иттеләр. Хәзер барысын үзегез күрәсез.

Машинада берничә минут - һәм без Производственная урамында. Монда Дружба урамы белән кисешкән урында балалар мәйданчыгы җиһазланган. Ә аны мәйданчык дип әйтү дөрес тә булмас - бу чынлап торып балалар шәһәрчеге. Турниклар, таучыклар, карусельләр... Иртәдән үк балалар уйныйлар, рәхәтләнеп яңа таганнарда атыналар.

-Шундый шәп җиһазлаганнар, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашалар нәни тиктормаслар әниләре. - Өйдән берничә адымда гына балаларга күңел ачу өчен барысы бар. Көн саен монда киләбез.

Надежда Генералова сүзләре буенча, балалар шәһәрчеге янәшәсендәге территория дә төзекләндереләчәк. Гомумән ТОСларның киләчәккә планнары зурдан.

-Территориаль җәмәгать үзидарәләр конкурсында 2017 елда без дүрт беренче урын алдык, - дип сөенә Илгизә Тимершина. - Район алачак грантларның гомуми суммасы 2,5 миллион сум тәшкил итә. Хәзер аларны нәрсәгә тоту мәсьәләсе хәл ителә.

Мондый уңышларга Лаеш районы җитәкчелеге ярдәме белән ирешә алдык. Без шулай ук мондый конкурслар оештырган Татарстанның муниципаль берәмлекләр советына рәхмәтлебез. Безнең аларда катнашу һәм уртак иминлек өчен эшләргә теләгебез бар.

ТОСлар шәһәрне һәм районны үстерүгә бәя биреп бетергесез өлеш кертәләр. Хакимият һәм гражданнарның нәтиҗәле үзара эшчәнлегендә хәл ителәсе борчыган мәсьәләләр шактый әле, территориаль җәмәгать үзидарәләре менә шуның өчен төзелделәр дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район