Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Штраф суммасын ничек киметергә

Штрафның яртысын гына түләп закон алдында чиста калырга - хәзер бу чынбарлык. РФның административ хокук бозулар турындагы Федераль законына үзгәрешләр кертелгән. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтүгә кагылышлы. Үзгәрешләр турында Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин аңлатма бирә. -2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте...

Штрафның яртысын гына түләп закон алдында чиста калырга - хәзер бу чынбарлык.

РФның административ хокук бозулар турындагы Федераль законына үзгәрешләр кертелгән. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләтүгә кагылышлы. Үзгәрешләр турында Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин аңлатма бирә.

-2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләгәндә аның яртысын гына түләргә була. Бу штраф карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә түләнгәндә генә мөмкин. Әмма әгәр штраф түләү кичектерелгән икән, ул тулы күләмдә түләтелә. Машина йөртүче исерек хәлдә булганда, транспорт чарасы кирәгенчә теркәлмәгәндә һәм теге яки бу хокук бозу өчен штраф кабат түләнгәндә закондагы үзгәрешләр шулай ук кулланылмый. Моннан тыш штраф күләме биш йөз сумнан ким булырга тиеш түгел.

Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә җибәрелгән административ хокук бозулар турында мәгълүматны рәсми сайтларда алырга була: www.gibdd.ru; www.gosuslugi.ru; www.usIugi.tatarstan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД