Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Штрафлардан качып котылып булмый

Административ штрафлар салу турындагы карарны үтәмәү зур проблемаларга китерергә мөмкин. Административ штраф салыну турындагы карар закон көченә кергән көннән алтмыш көн эчендә ул түләнергә тиеш. Алай эшләмәгәндә бу түләнмәгән суммадан ике тапкыр артык административ штраф салуга китерә, әмма бер мең сумнан ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу,...

Административ штрафлар салу турындагы карарны үтәмәү зур проблемаларга китерергә мөмкин.

Административ штраф салыну турындагы карар закон көченә кергән көннән алтмыш көн эчендә ул түләнергә тиеш. Алай эшләмәгәндә бу түләнмәгән суммадан ике тапкыр артык административ штраф салуга китерә, әмма бер мең сумнан ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.

Агымдагы елның сигез аенда Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга 129 административ материал төзегәннәр. Бу эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар түләмәучеләрне кулга алу турында алты карар кабул иткәннәр, тагын 46 кешегә штраф салынган һәм дүртесе мәҗбүри эшләр рәвешендә җаваплылыкка тартылган.

Штраф түләүдән баш тарткан машина йөртүчене шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукы чикләнергә мөмкин.

Бурычны түләтүдә транспорт чарасын арестка алу кебек форма актив кулланыла, соңрак ул бурычны түләү өчен сатылырга да мөмкин.

Кайбер транспорт чаралары милекчеләре алар автомат режимда ачыкланган бозган юл хәрәкәте кагыйдәләре өчен административ җәза бирелүе турында белмәдек, дип җаваплылыктан качарга омтылалар.

Шуны истә тоту кирәк автомат режимда эшләүче махсус техник чаралар ачыклаган юл хәрәкәте кагыйдәләрен административ бозу транспорт чаралары милекчеләрен административ җаваплылыкка тарта. Мондый хуҗалар үзләренә карата административ штрафлар салыну турында дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать иткәндә өстәмә хәбәр ителә (мәсәлән, юл һәлакәтен билгеләгәндә, техник чараны теркәгәндә һәм башкалар) яки юл-патруль хезмәте хезмәткәре белән аралашканда. Кагыйдә бозучылар бу штрафларны түләмәгән очракта РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20, 25 маддәсе 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылалар.

-Күңелсез хәлләргә юлыкмау өчен административ штрафларны үз вакытында түләү кирәк,- дип киңәш итә Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлек начальнигы Илдар Вәлиуллин.- Үз штрафларыңны бу онлайн-сервисларда: gosusIugi ru, usIugi, tatarstan, ru gibdb. tatarstan.ru тикшерергә һәм түләргә була. Административ хокук бозулар өчен штрафларны шулай ук банк терминалларында да түләргә була.

Түләү турындагы мәгълүматлар үз вакытында "Административ практика" мәгълүматлар базасына керсен өчен штрафларны дәүләт автоинспекциясе белән мәгълүмати бәйләнештә булган кредит учреждениеләрендә түләү кирәк. Аларның тулы исемлеге gibdb. tatarstan.ru сайтының "Штрафларны дөрес түләгез" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Материал Россия ЭЭМ Лаеш районы ЮХИДИ бүлегеннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X