Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Штрафларга ташламалар: ЮХИДИ аңлатма бирә

2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән яңа № 437-ФЗ законы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 50% күләмендә түләүне күздә тота. Карар чыгарылганнан соң 20 көн дәвамында түлисең икән, ташлама ясала. Анда хәзер ике сумма күрсәтелә: ташламаны исәпкә алып һәм аннан башка. Шулай ук "ташлама" гамәлдә булган вакытның кайчан тәмамлануы...

2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән яңа № 437-ФЗ законы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 50% күләмендә түләүне күздә тота. Карар чыгарылганнан соң 20 көн дәвамында түлисең икән, ташлама ясала. Анда хәзер ике сумма күрсәтелә: ташламаны исәпкә алып һәм аннан башка. Шулай ук "ташлама" гамәлдә булган вакытның кайчан тәмамлануы да күрсәтелә.
Россия ЮХИДИ шуңа игътибарны юнәлтә: штрафның яртысын түләү өчен 20 көн карарны кулга алган көннән түгел, ә ул чыгарылган көннән санала. Мәсәлән, бозу юл камералары тарафыннан теркәлгән икән, "бәхет хаты" сезгә килеп җиткәнче "ташламалы" көннәр саны кими торачак.
Ташлама барлык бозуларга да кагылмый. Мәсәлән, исерек йөртүчеләр яки медицина тикшерүе үтүдән баш тартучылар аңа исәп итә алмый. Шулай ук авария вакытында зыян күрүчеләр булганда да машина йөртүчеләр җаваплылыкка тулысынча тартыла.
Икенче тапкыр тизлекне сәгатенә 40 километрдан күбрәккә арттыручылар, светофорның кызыл утына чыгучылар, каршы як полосасыннан хәрәкәт итүчеләр (шул исәптән бер яклы хәрәкәт юлыннан), теркәлмәгән автомобиль белән идарә итүчеләр дә штрафны тулы күләмдә түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГИБДД штраф