Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Синең кешеләрең, авыл

Талантлы режиссер һәрчак эзләнүдә Кешегә рухи яктан бай, сәламәт булу өчен мәдәният белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Авыл мәдәният учагында утны саклаучы кешеләр - авыл байлыгы. Бу яктан Кече Елгада яшәүчеләргә бәхет елмайган. 1984 елда Кече Елга авылы мәдәният йортына энергиясе ташып торган, дипломлы яшь белгеч - Равилә Вәлиуллина эшкә...

Талантлы режиссер һәрчак эзләнүдә

Кешегә рухи яктан бай, сәламәт булу өчен мәдәният белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Авыл мәдәният учагында утны саклаучы кешеләр - авыл байлыгы. Бу яктан Кече Елгада яшәүчеләргә бәхет елмайган.

1984 елда Кече Елга авылы мәдәният йортына энергиясе ташып торган, дипломлы яшь белгеч - Равилә Вәлиуллина эшкә килә. Ул мәктәп елларында ук бик актив комсомолка һәм спортсменка була. Шуңа күрә клубта да бик теләп эшли.

Авылдашлары театр түгәрәге режиссерына башта шикләнеп карыйлар. Мондый катлаулы эшне алып бара алыр микән? Ә Равилә Валиуллина беренче көннән үк җиң сызганып эшкә тотына. Кече Елга халкы аны күп кырлы, тотынган эшен җиренә җиткерә торган кеше буларак ача. Равилә балаларны театр сәнгате белән генә таныштырмый, ә тегәргә, чигәргә, рәсем ясарга, бәйләргә, ленталар белән биергә өйрәтә. Аның бию коллективы күп кенә чараларда, конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар яулый.

Ул куйган спектакльләр белгечләр һәм тамашачылар тарафыннан югары бәя алды. Равилә Вәлиуллина 30 елдан артык җитәкләгән театр коллективына 1993 елда "Халык театры" дигән исем бирелә. Коллектив төрле дәрәҗәдәге диплом һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә театраль куелышларда аларның дистәдән артык шәкертләре катнаша. Җитәкче рольләрне артистның характерын һәм темпераментын исәпкә алып сайлый белә. Һәр баланың театрдамы, нәфис сүз өлкәсендәме бар осталыгын, сәләтен ача.

Равилә Вәлиуллина - җаны-тәне белән үз эшенә бирелгәнлекнең ачык мисалы. Талантлы режессер һәрвакыт эзләнүдә, максатына ирешү өчен теләсә нинди киртәләрне дә үтәргә әзер. Үз хезмәте белән ул татар мәдәниятын үстерүгә, тарихи мирасыбызны саклауга зур өлеш кертә. Авылдашлары аңа уңышлар, киләчәктә дә иҗат җимешләре белән сөендереп торуын телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Малая Елга