Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда Сингапур системасы эшли

Газетабыз районда педагогларның укытуның сингапур системасы белән таныша башлавы турында язган иде инде. Шушы көннәрдә Сокуры мәктәбе укытучылары белем бирүнең яңа серләрен үзләштерделәр. Бу уку учреждениесенең җирлек сыйфатында сайлануы очраклы түгел, монда кооператив укыту методикасы ныгытыла, аннан ул район мәктәпләренә тарала.

Ерак Сингапурдан килгән укытуның яңа системасы кирәкме, аның төрле методикасының максатлары һәм үзенчәлекләре нинди - хәбәрчебезнең шушы сорауларына укытучылар, укучылар һәм Сингапурның "Educare" компаниясе вәкилләре җавап бирә.

Елена Дебердеева, Сокуры урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры:

-Ни өчен өйрәнү безнең мәктәп базасында алып барыла? Моны аңлатып була. Без БДИ, ДИА һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча "яшел зона"га керәбез. Икенче төп күрсәткеч-яңа методиканы теләп кабул иткән мобильле педагоглар коллективы булу. Бүген мәсәлән, укытучылар шөгыльләнгәннәр, ә инде ике атнадан райондагы коллегаларына ачык дәресләр бирәләр. Беренче мәртәбә безне мәгариф бүлеге методискатлары өйрәтте, ә бүген Сингапурның "Educare" компаниясе башакаручы директоры Майк Тируман һәм "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү" проекты җитәкчесе Лилия Мөхәммәтшина. Без "Бик яхшы мәктәп" проектына кердек. Хәзер Майк һәм Лилия безне укытуның кооператив алымы белән таныштыралар. Ул эшнең команда формасына ("команда" сүзеннән, "командалык"итү түгел), укучылар өчен психологик яктан уңайлы мохит булдыруга нигезләнгән. Без элегрәк тә моңа охшаш әйберләрне кулландык. Әмма монда төгәл эшләнгән методика бар, аны алырга һәм шунда ук кулланырга да була. Аны нинди дәрестә һәм нинди урында файдаланасын укытучы үз хәл итә. Ул сыйныфлар зур булганда, һәр баладан сорау мөмкинлеге булмаганда бик тә яхшы. тагын бер уңай ягы-балалар коллективта эшләргә өйрәнәләр, социализация тәҗрибәсе алалар. Сингапурның "Educare" компаниясе башкаручы директоры Майк Тируман".

-Проект Казанда 2011 елда старт алды. Хәзер зур эш бара, бар Татарстан колачланды. Без барлык районнарда булдык. 200 ләп тренер-методист 17 меңнән артык укытучыны өйрәтте. Һәм бу соңгы дүрт ай дәвамында! Тренинглардан соң педагогик коллективлар инновация программаларын, алдынгы методикалар һәм технологияләрне практикада актив кулланачаклар. Бездә якын килү күп дәрәҗәле, шуңа күрә төрле мәктәпләрдә төрле методикалар бирелә: CL- кооператив укыту, СТ-тәнкыйтьчел фикерләү,PBL-проблемалы-юнәлешле белем бирү һәм башкалар. Сокуры мәктәбе "Бик яхшы мәктәп" программасына кергән. Аның укытучылары кооператив укыту буенча белгечләр булачак. Без районнар буйлап йөрүгә дә карамастан, төп эш мәгълүмати методик үзәкләр хезмәткәрләре өстенә төшә. Өч елдан соң, проект шушы вакыт эчендә тормышка ашырылачак, бу эш системасын формалаштырырга тиешбез.

Лилия Мөхәммәтшина, "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү" проекты җитәкчесе.

-Мин укытучы, өч ел сингапур системасы буенча эшлим. Шушы вакыт эчендә укучыларымның нәтиҗәләре сизелерлек яхшырды. Балалар дәреслек ятламыйлар, алар материалны үзләштерәләр һәм алган белемнәрен чынбарлыкта файдалану күнекмәләрен үстерәләр.

Ольга Данилова, 8 сыйныф укучысы.

-Уку кызыклырак хәзер. Төркемләп эшләү һәр укучының эшен күрү мөмкинлеге бирә. Элегрәк мин, бәлки, нәрсәгәдер игътибар итмәсәм, ә монда без барысын язабыз,тикшерәбез. Нәтиҗәдә-барысы истә кала. Укытуның яңа системасы элементларын тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вера Витальевна Евдокимова еш куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры учеба сингапурская система

2
X