Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәламәт яшәү Вильдан Гариповның озак яшәү серләре

Имәнкискәдән Вильдан Гариф улы Гарипов ММЧ вәкилләренең, район һәм республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. 2016 елның июлендә аңа 100 яшь тулды һәм ул Татарстанның бер гасырлык сызыкны атлап чыккан 182 кешесе арасына керде. Хөрмәтле өлкән кешегә карата булган кызыксыну аңлашыла. Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә һәм актив булып калырга? Булган...

Имәнкискәдән Вильдан Гариф улы Гарипов ММЧ вәкилләренең, район һәм республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә. 2016 елның июлендә аңа 100 яшь тулды һәм ул Татарстанның бер гасырлык сызыкны атлап чыккан 182 кешесе арасына керде.
Хөрмәтле өлкән кешегә карата булган кызыксыну аңлашыла.
Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә һәм актив булып калырга? Булган вакыйгалар белән кызыксынырга һәм аңа мохтаҗларга акыллы киңәшләр бирергә? Озак яшәүчегә бу сорауларны Гариповлар гаиләсенә якшәмбе визиты вакытында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан һәм Россия телеканаллары вәкилләре бирде.
Вильдан Гарифович бүләкләре тагылган парад костюмын киеп кәнәфидә утырган килеш иртәдән кунаклар көтте. Күренеп тора торган урында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты. Анда авыл хезмәтчәненең батырлыгы, аның туган авылы муллыгы өчен фидакарь хезмәте югары бәяләнгән. Гариф абыйга кем генә булып эшләргә туры килмәгән: көтүче, комбайнчы ярдәмчесе, колхозда бригадир. Соңгы актив 37 елда, инде лаеклы ялда чакта, ул умартачылык белән шөгыльләнә.
Аксакал телекамералардан тартынып торыйча кунакларга үзе турында сөйли. Ул тормыш иптәше Миңнебанатны, үзенең кадерле әти-әнисен - Гариф һәм Хәбибҗамалны искә ала. 6 яшендә Вильдан әтисез кала һәм шунда ук әнисенең ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә. Гаиләдә өч бала була, авырга туры килә.
Ә үзенең озак яшәве серләре турында болай ди: -Актив, хезмәт сөючән булырга кирәк, күбрәк хәрәкәтләнергә, дөрес тукланырга, начар гадәтләр булдырмаска, беркемгә дә үпкә сакламаска һәм якыннарыңны үпкәләтмәскә кирәк.
Йорт хуҗасы үзе улы Габдрахман һәм килене Зөлфиянең даими кайгыртуында яши. Оныклары Илназ һәм Гөлназ, башка туганнары һәм якыннары кунакка еш киләләр.
-Аксакалларыбызны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, - ди туганының оныгы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов. - Без алар тәҗрибәсен кабул итәбез, зирәклеккә өйрәнәбез. Алар безнең тамырлар.
Вильдан Гариф улы ихтирамлы мөнәсәбәткә һәм дәрәҗәле кунаклар игътибарына шат. Республиканың сәламәтлек саклау министры аңа җылы бүләк - мехлы киез аяк киеме тапшырды, ветеранга гаиләсе кайгыртуында мөмкин булганча күбрәк шатлыклы еллар үткәрүен теләде. Район башлыгы Михаил Афанасьев Вильдан Гарифовичка кешеләр өчен хезмәтенә ихластан рәхмәт әйтте:
-Без Сезнең белән горурланабыз, Лаеш районында озак яшәүчеләр саны артыр дип өметләнәбез. Сезгә һәм Сезнең гаиләгезгә нык сәламәтлек, иминлек, ярату һәм игътибар телим.
Ә аннан соң Михаил Павлович Вильдан Гарифович янына тагын килергә вәгъдә бирде. Озак яшәүчегә визит бәйрәм табыны артында чәй эчү белән дәвам итте. Ә кадерле кунаклар өчен ветеран үзенең яраткан җырын башкарды.
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Вильдан Гариповта кунакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев