Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

"Намус белән хезмәт итегез, сау-сәламәт кайтыгыз!"

Бу көздә Лаеш районының 28 егете Ватанны саклаучылар сафын тулыландырачак. Ә ерак юлга чыгу алдыннан гадәткә кергән "Призывниклар көне" булды.

Узган җомгада район мәдәният йортында булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, дуслары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм дин әһелләре җыелды. Тамаша залында тынлык вакытында ТР ХК Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев тантаналы төстә байрак алып керергә боерык бирде. Район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үзеннән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев призывникларга хәерле юл, уңышлы хезмәт итеп, өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Хәрби частька җибәрү алдыннан чакырылучыларга беренче тапкыр дин әһелләре мөрәҗәгать итте. "Армия сафында яшь егетләр карар кабул итәргә, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнәләр. Сез бу юлны намус белән үтәрсез һәм бер елдан соң физик һәм мораль яктан ныгып, чын ирегет булып кайтырсыз дип өметләнәм. Сезнең юлыгызда Аллаһы ярдәмчегез булсын",- диде үз мөрәҗәгатендә Лаеш төбәге дин башлыгы Федор атакай. Имам мөхтәсиб Рәфкать хәзрәт тә призывникларга уңышлы хезмәт итеп исән-сау кайтуларын теләде һәм армия хезмәтенең изге бурыч кына түгел, ә зур хөрмәт тә булуын билгеләп үтте. Кайчандыр армия хезмәте үтмәгән егетләрне иң беренче чиратта кызлар хөрмәт итмәгән.

Ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов яшьләргә үзләренең ата-бабалары, абыйларына лаеклы булуларын теләп мөрәҗәгать итте. Алып баручылар призывникның әнисе Люция Кәримовага сүз биргәч, залда тагын тынлык урнашты: "Солдат әнисе буларак, мин сезгә, кадерле улларым, шуны әйтәм: Ватанга намус белән хезмәт итегез, командирлар һәм начальниклар боерыкларын үтәгез, тәртипле, кыю булыгыз, Ватанны сакларга өйрәнегез", - диде ул.

Алмаз Кәримов тантананы оештыручыларга һәм ерак юлга чыгар алдыннан егетләргә терәк булырга килүчеләргә җавап сүзе белән чыгыш ясады: "Бүген безгә күп яхшы сүзләр әйтелде. Берничә көннән безнең өчен башка тормыш башланачак. Безнең алда җиңел булмаган ирләр эше - Ватанны саклау. Армиядә без яңа белемнәр, күнек-мәләр алырбыз, дуслар табарбыз, дип ышанам. Без намус белән хезмәт итәргә вәгъдә бирәбез". Призывникларга бу көн турында, туган йорт һәм аларның кайтуын көтәчәк якташлары турында истәлек билгесе итеп район башлыгы исеменнән кул сәгатьләре тапшырылды.

Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары бәйрәмгә ямь һәм тантаналы төсмер бирделәр. Тынлы оркестр башкаруында "Прощание славянки" маршы яңгырады. Район яшьләре катнашында концерт егетләр өчен онытылмаслык бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК призыв напутствия