Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сочельник

Һәр христиан Раштуа бәйрәме җитүен көтеп ала, ә аннан бер көн алдан Сочельник килә. Ул Раштуа алдыннан килүче кич. Тарихта бу көнне кешеләр күктә беренче йолдыз күренгәнчегә кадәр ашамаганнар дип сөйләнә. Беренче йолдыз калыкканны карау өчен ишегалдына чыгарга кирәк, тәрәзәдән йолдыз карарга ярамый: яхшы билге түгел. Тагын шунысы да мөһим:...

Һәр христиан Раштуа бәйрәме җитүен көтеп ала, ә аннан бер көн алдан Сочельник килә. Ул Раштуа алдыннан килүче кич. Тарихта бу көнне кешеләр күктә беренче йолдыз күренгәнчегә кадәр ашамаганнар дип сөйләнә.
Беренче йолдыз калыкканны карау өчен ишегалдына чыгарга кирәк, тәрәзәдән йолдыз карарга ярамый: яхшы билге түгел. Тагын шунысы да мөһим: Раштуаны көндәлек кием киеп каршыламыйлар - хәерчелеккә.
Әгәр Раштуа көнне бусаганы кара чәчле кеше атлап керә икән, ул бәхет китерә дип юрала. Кайбер караңгы чәчле гаилә әгъзалары махсус төстә өйдән чыгалар һәм ярты төннән соң керәләр. Сәгать уникене сугуга гаилә башлыгы тәрәзәне ачарга һәм Раштуаны, ә аның белән бергә бәхет, уңыш һәм иминлекне кертергә тиеш. Раштуа төнендә ни турында уйласаң, шул үтәлә, шул тормышка аша. Раштуада туган балалар гаилә әгъзаларының барысына бәхет һәм уңыш китерә. Раштуа сочельнигында саф һавада, бигрәк тә чыршы янында бию һәм уйнау яхшы гадәт санала, алдагы унике ай дәвамында уңышсызлыкларны һәм авыруларны кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Сочельник

2
X