Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сокуры укучысы активистларның республика профильле сменасында катнашты

Яңа ел каникуллары көннәрендә Биектау районының "Костер" республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә үткән профильле смена "Галстучная страна" дип аталды. Лаеш районын Сокуры урта мәктәбе җиденче сыйныф укучысы Илнур Русланов тәкъдим итте. -Смена программасы бай һәм кызыклы иде, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Илнур. - Квестлар, станцияләр буенча уеннар, тематик кичәләр...

Яңа ел каникуллары көннәрендә Биектау районының "Костер" республика балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә үткән профильле смена "Галстучная страна" дип аталды.

Лаеш районын Сокуры урта мәктәбе җиденче сыйныф укучысы Илнур Русланов тәкъдим итте.

-Смена программасы бай һәм кызыклы иде, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Илнур. - Квестлар, станцияләр буенча уеннар, тематик кичәләр үткәрелде. "Лидер" программасы буенча "Умение вести за собой", "Умение слушать", "Ораторское мастерство" темаларына лекцияләр кызыклы гына түгел, файдалы да иде. Безгә бигрәк тә спортның су төрләре сараенда үткән "Хранитель снов" яңа ел тамашасы ошады.

Белгечләр активистлар белән "Создание 3D-рисунка" һәм "Песенный час" темаларына осталык сәгатьләре үткәрделәр. Профильле сменада катнашучылар үзләренә иҗтимагый эштә ярдәм итәчәк белемнәр алды. Әмма иң мөһиме, бу яңа дуслар, кызыклы аралашулар, онытылмас тәэсирләр, яңа идеяләр һәм киләчәккә планнар.

Уку вакытында алган белемнәре белән Илнур балалар оешмаларының район советында уртаклашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры Лаишево