Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Солдатларны чакырылыш буенча саныйлар

Быелгы язгы чакырылышны тарихи дияргә дә була. Аның шактый үзенчәлекләре бар. 2014 елның 1 гыйнварыннан нигезле сәбәбе булмаган килеш чакырылудан баш тарткан һәм 27 яше тулган гражданнарга карата законлы дәлиле булмаган хәлдә граждан хәрби хезмәт үтмәде дип нәтиҗә ясарга хокуклы. Аларга тиешле язма белән белешмәләр биреләчәк. 2014 елның беренче гыйнварыннан...

Быелгы язгы чакырылышны тарихи дияргә дә була. Аның шактый үзенчәлекләре бар. 2014 елның 1 гыйнварыннан нигезле сәбәбе булмаган килеш чакырылудан баш тарткан һәм 27 яше тулган гражданнарга карата законлы дәлиле булмаган хәлдә граждан хәрби хезмәт үтмәде дип нәтиҗә ясарга хокуклы. Аларга тиешле язма белән белешмәләр биреләчәк.
2014 елның беренче гыйнварыннан баш тартучыларга дәүләт һәм муниципаль хез-мәттә эшләү тыела. Лаеш районында призывникларның мондый категориясе юк.
Тагын бер яңалык. Һәр чакырылучы хәр- би частьта биографик мәгълүматлар, медицина күрсәткечләре һәм һөнәри яраклылык турында мәгълүматлар булган персональ электрон карта ала.
Быелның ахырына Россия Кораллы Көчлә-рендә фәнни роталар саны 4 тән 11 гә җитәчәк.
Ә хәзер берничә сан. Безнең районда 1 апрельдән 15 июльгә кадәр армия сафларына 45 егет озатылган, бу җиткерелгән планның 118,4 процентын тәшкил итә.
Шуны әйтеп үтү кирәк, Александровка, Габишево, Макаровка, Нармонка һәм Столбище авыл җирлекләрендә армиягә чакырылучылар белән яхшы эшлиләр.
Хәрби хезмәткә чакыруны кичектерүнең күп төрен бетерделәр, әмма бу үзләренең хәрби бурычларын үтәүдән баш тартучылар саны артуга китермә-де. Өстәвенә, "җитди" гаскәрләргә җибәрү-ләрен үтенүчеләр саны арта. Язгы чакырылышта югары белемле дүрт, урта һөнәри белемле 25 кеше солдат формасы кигән. Казанда банк мәктәбен тәмамлаган Павел Жантимиров башкаладагы Преображение полкында.
Лаеш районы егетләре кайда гына хезмәт итсәләр дә үз хәрби бурычларын лаеклы үти-ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев