Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сорау-җавап Балалар мәйданчыгына якын җирдә алкоголь сатарга ярыймы?

Лаеш кешеләре "Кама ягы" редакциясенә мөрәҗәгать итеп Горький урамындагы паркта балалар уен мәйданчыгына якын гына кибеттә алкоголь сатуларына зарландылар. Хәлгә ачыклык кертү өчен газета хәбәрчесе Татарстан Республикасының Казан территориаль органына мөрәҗәгать итте. -"Алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында..." №171-ФЗ Федераль законының 16 маддәсенә...

Лаеш кешеләре "Кама ягы" редакциясенә мөрәҗәгать итеп Горький урамындагы паркта балалар уен мәйданчыгына якын гына кибеттә алкоголь сатуларына зарландылар.
Хәлгә ачыклык кертү өчен газета хәбәрчесе Татарстан Республикасының Казан территориаль органына мөрәҗәгать итте.
-"Алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында..." №171-ФЗ Федераль законының 16 маддәсенә ярашлы төстә балалар, белем бирү, медицина оешмаларында, спорт объектларында һәм алар янындагы территорияләрдә алкоголь продукциясен ваклап сату тыела.
-РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр билгеләргә хокуклы, - дип аңлата начальник урынбасары Наталья Кузягина. - Спиртлы эчемлекләрне ваклап сату тыелган территорияләр чикләре җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә.
Лаеш муниципаль районында әлеге чикләр Лаеш районы башкарма комитетының 2013 ел 29 апрель №1039 карары белән билгеләнгән. Әлеге карарның №2 кушымтасына ярашлы төстә, алкоголь продукциясен балалар һәм белем бирү учреждениеләрень 10 метрдан якын арада сату тыела. Уен мәйданчыгы балалар оешмаларына (учреждениеләренә) карамаганлыктан (РФ Гражданнар кодексының 123.21 маддәсе), бу очракта гамәлдәге законнар бозылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев