Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Совет эше – социаль өстенлекләр

Районыбызның һәр торак пункты - ул үз кешеләре булган бер кечкенә дәүләт. Җирлек советы һәм башкарма комитеты йөзендә җирле хакимият аларның әһәмиятле проблемаларын хәл итәргә тиеш. Әлеге миссиянең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуына без Габишево авыл җирлеге советы сессиясендә булгач инандык. Җирлек башлыгы Рамил Хөсәенов отчет белән чыгыш ясады. Аның...

Районыбызның һәр торак пункты - ул үз кешеләре булган бер кечкенә дәүләт. Җирлек советы һәм башкарма комитеты йөзендә җирле хакимият аларның әһәмиятле проблемаларын хәл итәргә тиеш. Әлеге миссиянең никадәр катлаулы һәм җаваплы булуына без Габишево авыл җирлеге советы сессиясендә булгач инандык.

Җирлек башлыгы Рамил Хөсәенов отчет белән чыгыш ясады. Аның депутатлык стажы зур түгел. Муниципаль сайлаулар көненнән соң биш айдан азрак кына вакыт үткән. Әмма аның артында җирле үзидарә органнарында зур эш стажы булган тәҗрибәле үзидарә хезмәткәрләре бар. Отчет докладының төп өлешләрен билгелик.

Габишево поселогы 3000 гә якын кеше яшәүче уңайлы зона булып тора. Яшәү шартлары мөмкин булганча шәһәрнекенә якынлаштырылган. Җирлектә хезмәткә сәләтле яшьтәге 1771 кеше, 640 пенсионер бар. Халыкның төп өлеше республиканың иң зур кошчылык комплексы - "Ак Барс" ПВКда эшли.

Сессия эшендә катнашкан район башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, Габишево - ул моноҗирлек. Әгәр аны моношәһәрләр һәм аларны үстерүнең Россия программасы белән чагыштырсаң, безнең районда да җирлек җитәкчелеге инициативасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның даими ярдәме белән шундый ук төгәл позиция һәм гамәлләр стратегиясе эшләнгән. Бу ел саен поселокта булган масштаблы үзгәрешләрдән күренә. Мәсәлән, 2015 елны алыйк: полиция участок уполномоченные офис йорты сафка кертелгән; Яңа ел алдыннан 60 квартирлы йортка кешеләр күченгән; 11 йортка капиталь ремонт ясалган; күпквартирлы 14 йортта ике кыеклы түбәләр эшләнгән; 17 йорт индивидуаль җылытуга күчерелгән. Табиблык амбулаториясе ремонтланган. "Ангел" матурлык салоны һәм даруханә ачылган. Җирлекне төзекләндерү һәм яшелләндерү, Моховое күленең яр буе зонасын чистарту буенча зур эш алып барыла. Яктылык-диод урам фонарьлары урнаштырылган. "Северный" микрорайонында 56 квартирлы йорт төзелеше башланган. Әмма барыннан да бигрәк база предприятиесенең икътисади эшчәнлеге зур тәэсир ясый. Моның турында сессиядә депутат, "Ак Барс" ПВК директоры Ришат Хисмәтуллин сөйләде.

-Икътисади катаклизмнарга карамастан, без аякта нык басып торабыз. Тотрылыклылык запасы булдырдык, - дип билгеләде Ришат Сәхап улы. -Предприятиедә көн саен 1 миллион 600 мең данә йомырка җитештерелә. 2015 елда 2 миллиард 464 миллион сум акча эшләдек, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 28 миллион сумга күбрәк. Уртача хезмәт хакы 31,5 мең сум тәшкил итә. Предприятие техник яңарту, хезмәтне фәнни оештыру, яңа продукция чыгару белән шөгыльләнә. Ә бу кошчылык комплексына файда китереп кенә калмый, беренче чиратта, Габишево кешеләренә тотрыклылык һәм муллык алып килә.

Әлбәттә, проблемалар да бар. Якын киләчәктә мәктәпкә янкорма төзеләчәк, анда әлегә балалар ике сменада укый. Мәдәни-спорт үзәге ремонт таләп итә. Планнарда - суүткәргечне алыштыру, поселок эчендәге юлларны ремонтлау.

-Әмма барлык бу проблемалар хәл ителерлек, - дип билгеләде Михаил Афанасьев. - Кирәк нәрсәне вакытында соратырга, акчалар табарга һәм инициатива күрсәтергә кирәк. Һәр депутат нинди дә булса перспективалы проектны аерым контрольгә алып, аны гамәлгә ашыру өстендә эшләргә тиеш, дип уйлыйм. Ә безнең эш - аны яклау һәм акчалата ярдәм итү.

Михаил Павлович депутатлар игътибарын кече һәм урта бизнесны үстерүгә дә юнәлтте. Аннан соң сессиядә иң яхшы депутатларны билгеләделәр.

Район башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдиме белән Габишево советы депутатлары эше яхшы дип табылды. Сессия азагында депутатлар һәм башлык Габишевода яшәүчеләр сорауларына җавап бирделәр. Һәрберсе буенча конструктив һәм эшлекле карар кабул ителде.

Отчет сессиясе позитив дулкында төгәлләнде. Габишево депутатлары һәм җитәкчеләре, халкының зур потенциалы сизелде. Шулай булгач депутатларга "руль артына утырырга" ирек бирегез - аларның яхшы һәм эшлекле инициативалары күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Габишево сход