Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районның ветераннар советына чирек гасыр

Ветераннар хәрәкәте активистлары бу атнада ветераннарның республика һәм район советы төзелүгә 25 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Үткән чәршәмбедә сугыш һәм хезмәт ветераннарының киңәйтелгән утырышы шушы вакыйгага багышланды. Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатовның "2011 елда ветераннарның район советы эшчәнлеге турында"гы чыгышы районыбыз ветераннар хәрәкәте тарихыннан башлануы очраклы түгел. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча Лаешта бу җәмәгать оешмасы сугыш ветераннарын гына берләштерми. Бу хәрәкәт башында Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Васильевич Чупин тора. Ветераннар советы сугышта катнашучыларның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булыша - ул чакта кышка ягулык әзерләүдә проблема була, яшьләр арасында тәрбия эшләре алып бара. Әлегә кадәр кайбер өйләрдә сакланган "Монда сугыш ветераны яши" дип язылган кызыл йолдызлы табличкалар ул чакларны искәртә. Ветераннар оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итү хакимият структураларында да яклау таба. 1986 елда СССР хөкүмәтенең бу хәрәкәткә ярдәм итү һәм бар җирдә шундый оешмалар төзү кирәклеге турында карары чыга. Чирек гасыр эзсез узмаган. Бүген ул массакүләм иҗтимагый оешмаларның берсе. Аның исәбендә ветераннар, пенсионерлар тормышы сыйфатын яхшыртуга, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән игелекле эшләр күп. Шул максат белән ветераннар хәрәкәте активистлары балигъ булмаганнар, торак, чакырылыш, наркотикларга һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләре эшләрендә катнашалар. Алар концертлар куялар, спорт чараларында катнашалар, район һәм Россия шәһәрләре буйлап мавыктыргыч экскурсияләргә чыгалар, авыруларның хәлләрен беләләр. Аларның актив яшәү рәвеше югары бәяләнә. 2011 елда 34 ветеран яңа квартирларга күчте. Шушы көннәрдә Лаештагы тагын бер күп квартирлы йортка кешеләр күченәчәк, 12 ветеран яңа квартирлардан ачкычлар алачак.

Район башлыгы Михаил Афанасьев якын арада ветераннар өчен торак төзелеше һәм районда социаль өлкәне үстерү буенча киләчәккә планнар турында сөйләде. Ул хезмәт ветераннары биргән барлык сорауларга җавап бирде. Алар, аерым алганда, Советлар Союзы Геройларына бюстлар, тыл хезмәтчәннәре һәм сәяси репрессия корбаннарына һәйкәлләр ачуга, С.Сәйдәшев - Юбилейная урамнарыннан торган яңа микрорайонны төзекләндерүгә, күп квартирлы йортлар ишегалларын һәм керү юлларын кардан чистартуга кагыла иде. Йомгаклап район башлыгы ветераннарга нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм активистларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей отчет ветераннар

2
X