Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Спорт яңалыклары

Ульяновскида 14-16 яшьлек кызлар һәм үсмерләр арасында дзюдо буенча "Россия" профсоюзларның федераль спорт җәмгыяте турнирында Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре уңышлы чыгыш ясады. Ярышларда Россиянең 50 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашты. ТР җыелма командасы составында Роберт Борһановта тәрбияләнүче Валентина Потапова да бар иде. 70 килограммнан югары үлчәү...

Ульяновскида 14-16 яшьлек кызлар һәм үсмерләр арасында дзюдо буенча "Россия" профсоюзларның федераль спорт җәмгыяте турнирында Лаеш балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре уңышлы чыгыш ясады.

Ярышларда Россиянең 50 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашты. ТР җыелма командасы составында Роберт Борһановта тәрбияләнүче Валентина Потапова да бар иде. 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында ул өченче урын алды.

Лаешлылар 12-13 яшьлек үсмерләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегеннән дә медальләр алып кайтты.

Рөстәм Насыйбуллинда тәрбияләнүчеләр үз авырлык категорияләрендә иң яхшы өчлеккә керде. Ильяс Шәйхетдинов икенче урын алды, Галина Умарова һәм Азалия Рәхимова - өченче. Роберт Борһановта шөгыльләнүче Әмирхан Абдуллин да бронза яулады.

Ярышларның икенче көнендә көрәшчеләр "КАТА" ыргыту техникасын күрсәттеләр, монда Ильяс Шәйхетдинов һәм Азалия Рәхимова көмеш призерлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево