Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сөт кухнясында нәрсә бирәләр яки сабыйларга сөенеч

Лаешта сөт кухнясы 1973 елдан эшли. Кухня сөт продуктларын мөстәкыйль әзерли һәм сатып ала. 2009 елда "Бәләкәч" программасы кабул ителгәч бар продукцияне Яшел Үзәннән сатып алалар. Сөт кухнясы хезмәтләреннән аз тәэмин ителгән гаиләләрнең өч яшькә кадәрге балалары, гемоглобиннары түбән һәм авырлыгы яшенә туры килмәгән балалар файдаланырга хокуклы. Туганнан алты айга...

Лаешта сөт кухнясы 1973 елдан эшли. Кухня сөт продуктларын мөстәкыйль әзерли һәм сатып ала. 2009 елда "Бәләкәч" программасы кабул ителгәч бар продукцияне Яшел Үзәннән сатып алалар.

Сөт кухнясы хезмәтләреннән аз тәэмин ителгән гаиләләрнең өч яшькә кадәрге балалары, гемоглобиннары түбән һәм авырлыгы яшенә туры килмәгән балалар файдаланырга хокуклы. Туганнан алты айга кадәр алар сөт катнашмасы, ә аннан соң - сөт, кефир, эремчек алалар.

Сөт кухнясы хезмәтләре турында әниләр менә ниләр сөйлиләр.

-Без монда айга өч мәртәбә киләбез. Барысы яңа һәм тәмле. Файдалы, уңайлы, - ди Климның әнисе.

-Азыкны кибеттән эзлисе, яраклылык срогын карыйсы юк. Шунысы гына уңайсыз, һәр алты ай саен документлар тапшырырга кирәк, - диде Леша әнисе.

Сау-сәламәт булып үсү өчен балалар кечкенәдән үк тулы кыйммәтле сыйфатлы азык алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев