Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Син минем язмышымда мөһим урын алырсыңмы?

Якын арада Нармонка авыл җирлеге составына керүче Тетеево авылында берьюлы берничә яңа урам барлыкка киләчәк - аларга нинди исем бирү мәсьәләсе шушы көннәрдә район башкарма комитетында узган топонимика буенча чираттагы комиссия утырышында каралды.

Башта Тетеево белән рәттән ике торак берәмлек - Лукошкино һәм Земляничная поляна булдыру мәсьәләсе куелды. Әмма комиссия әгъзалары моны гамәлгә яраксыз дип таптылар. Ә яңа урамнар өчен тәкъдим ителгән исемнәр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Мәсәлән, Лукошкино җиде урам, ә Земляничная ике урам буларак тәкъдим ителәчәк. Аларның исемнәренә килгәндә исә бу этапта төзүчеләр дип аталучы яшәүчеләр чын бакчачылар буларак үзләренең эстетик зәвыкларына нигезләнгәннәр. Мәсәлән, Вишневская урамы хәзергә әле Генераль планда гына Земляничная белән күрше, Солнечная Рябиновая белән, ә Речная исә Брусничная белән. Исемнәре бик матур һәм яңгырашлы, әлбәттә.

-Ә патриотизм хисе, бу җирләрнең тарихи үткәне кайда? - дип сорадылар комиссия әгъзалары Людмила Стеряковадан. Нәтиҗәдә тәкъдим ителгән атамалар белән шулай да килештеләр.

Гади генә булып күренсә дә, урамга гасырларга җитәрлек уңышлы атама бирү һәрчак катлаулы булды. Мәсәлән, бер төзүче күптән түгел генә үзенең - совет чорында топонимика буенча комиссияләр юк иде - үзе төзегән һәм инде 30 ел яшәүче урамга исем бирүе турында сөйли.

-Лаешның көнбатыш ягындагы урамга нинди исем бирү турында озак кына уйлаганнан һәм хезмәттәшләрем белән бәхәсләшкәннән соң мин кинәт күккә карадым. Нәкъ шушы вакытта Ту-154 очып бара иде. Безнең эшчеләр поселогына Туполев самолетының атаклы конструкторы килгәне булмаса да канатлы машинаның авторы идеясе бик теләп каршы алынды. Яңа урамга мондый исем - Туполев исеме бирергә каршы кешеләр төзүчеләр арасында да, анда яшәүчеләр арасында да табылмады, - дип искә ала ветеран төзүче.

Күрше, Производственная урамына исемне тирә-якта урнашкан җитештерү куәтеннән чыгып биргәннәрдер, мөгаен. Бу элекке төзелеш-монтаж идарәсе һәм район авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы, кирпеч заводы һәм ашлык әзерләү оешмасы. Соңгы унъеллыкларда күп нәрсә үзгәрде: предприятиеләр банкротка чыкты, ә урам исемнәре ничек бар, шул килеш кешеләргә хезмәт итүен дәвам итә. Әмма урам исеме үзен акламады дип исемлектән сызарга кирәкми. Якын арада Производственная урамында яктырту приборлары җитештерүче завод ачу планлаштырыла.

Безгә, хәбәрчеләргә, узган гасырның 80 нче еллары уртасында Яңа База микрорайонында урамга Александр Васильев исемен кушу буенча тантаналы чарада катнашырга туры килде. Ул карьерасының иң югары мизгелендә вафат булган район авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы җитәкчесе. Дистәләрчә еллар үтсә дә урам исеме элеккечә искиткеч кеше, талантлы җитәкче турында истәлекләрне саклый.

Рәсемдә: Лаеш читендә яшәүчеләргә үз урамнарының - Туполев исеме белән аталуы хәзер дә ошый. Әмма төзекләндерү планында эшләнгән уңай үзгәрешләр аларны күбрәк шатландыра. Соңгы вакытта монда яңа электр үткәргеч линия, яктырту линиясе төзелгән, юлларга асфальт җәелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дороги строительство топонимика