Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Столбище – яңа төзелешләр урыны

Столбище авыл җирлеге - районда иң зурысы. Аның шәһәргә якын булуы депутатлар корпусы эшенә аеруча зур җаваплылык йөкли Людмила НИКИФОРОВА Столбище җирлеге Советының отчет утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. 2016 елдагы эшчәнлек турында хисап тотканда җирлек башлыгы Владимир Михеев җирлекнең уңышларын да, аның...

Столбище авыл җирлеге - районда иң зурысы. Аның шәһәргә якын булуы депутатлар корпусы эшенә аеруча зур җаваплылык йөкли

Людмила НИКИФОРОВА

Столбище җирлеге Советының отчет утырышында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

2016 елдагы эшчәнлек турында хисап тотканда җирлек башлыгы Владимир Михеев җирлекнең уңышларын да, аның проблемаларын да әйтеп үтте. Казанышларның берсе - актив төстә торак төзелеше.

Беренче чиратта сүз "Счастливый" һәм "Южный парк" торак комплекслары турында бара.

-Гражданнар көче белән 17000 кв.метрдан артык торак төзелде, бу район дәрәҗәсенең 18 процентын тәшкил итә,- диде горурланып җирлек башлыгы.

Үзара салым нәтиҗәсендә узган елда 1 миллион 472 мең сум акча җыелган. ТР бюджетыннан тагын 5,5 миллион сум килгән. Җыелган акчалар урам яктырту өчен баганалар урнаштыруга тотылачак. Төзекләндерү - Совет алдында торган иң зур бурыч. Узган елда сарайларны күчергәннәр, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясау өчен территория әзерләнгән, алар быел җиһазландырылачаклар.

-Мондый мәйданчыклар ясау - Столбищеда яшәүчеләр наказы,- дип басым ясады Владимир Михеев.

Үзгәртеп корылганнан соң Казан изгеләре Гурий, Герман һәм Ворсанофий чиркәве ачылган. Авыл халкы иганәче булган Столбище авыл җирлеге депутаты Николай Патранинга рәхмәтле.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенә әзерлек барышында Усадыда парк төзекләндерелгән. Ул авылның бизәгенә, монда яшәүчеләрнең яраткан ял итү һәм төрле чаралар үткәрү урынына әйләнгән. 2017 елда Столбищеда да мондый парк булдыру планлаштырыла. Уен һәм спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алганнар инде. Авыл халкы теләген истә тотып аэропорт борылышында автобус тукталышы җиһазлаганнар.

Яңа мәдәният йорты төзү проблемасы әлегә хәл ителмәгән. Ә җирлектә халык саны арта. 2116 елда халык саны 692 кешегә арткан. Шуларның 132 се яңа туган сабыйлар.

Җирлек проблемаларының берсе - су белән тәэмин итү системасының тузуы. Бу күп санлы тишелүләргә китерә.

-Киләсе елда су белән тәэмин итү Республика программасына керергә ниятлибез,- диде җирлек башлыгы. - Аның кысаларында скважина борауларбыз һәм өч километрдан озынрак суүткәргеч салырбыз.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Столбище җирлеге үзенчәлеген әйтеп китте.

-Монда яшәүчеләрнең авылны төзекләндерүгә таләпләре югары. Алар яшәеш өчен комфортлы һәм уңайлы шартлар телиләр - дип басым ясады Михаил Павлович.-Җирлек зурая,

Халык саны арта. Мәктәп һәм балалар бакчасы төзү дә сорала. Столбищеда бер бинада спорт белән шөгыльләнеп тә, вакытны культуралы итеп үткәрә дә ала торган спорт-ял итү үзәге төзү теләге бар. Без боларның барысын эшли алабыз.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бу җирлекне искиткеч киләчәк көтә, дип билгеләде. Күп санлы эре сәнәгать предприятиеләре булу моңа этәргеч бирә.

Бүләкләр тапшырганнан соң кешеләр район башлыгына һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләренә үз сорауларын бирә алдылар. Әмма андыйлар булмады. Авыл халкы җирлекнең социаль әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдәге ярдәме өчен Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерде.

Капиталь ремонттан соң Столбище мәктәбе танып булмаслык үзгәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев