Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Столбищеда авыл көнен билгеләп үттеләр

Шушы көннәрдә авыл көне уңаеннан Столбище мәдәният йортында концерт булып үтте. Анда авыл бәйрәмендә - Гурьев көнендә үзләренең авылдашларын хөрмәтләделәр. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, юбилярлар, яшь парлар, мәктәпне медальгә тәмамлаучылар һәм үзләрен күп еллар эшкә багышлаган кешеләр төрле бүләкләр, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Алар арасында - 60 елдан...

Шушы көннәрдә авыл көне уңаеннан Столбище мәдәният йортында концерт булып үтте. Анда авыл бәйрәмендә - Гурьев көнендә үзләренең авылдашларын хөрмәтләделәр. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, юбилярлар, яшь парлар, мәктәпне медальгә тәмамлаучылар һәм үзләрен күп еллар эшкә багышлаган кешеләр төрле бүләкләр, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Алар арасында - 60 елдан артык бергә яшәгән Синицыннар гаиләсе, күптән түгел үзенең йөзьяшьлек юбилеен билгеләп үткән Е.Панкова, Столбище китапханәсе мөдире Л.Малышева һәм башкалар бар.

Булачак призывникларга фатиха бирделәр. Хәрби-исәп өстәле җитәкчесе Л.Маврова аларга кыю һәм тәвәккәл булуларын, ата-бабаларының хәрби батырлыкларын арттыруларын теләде.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 25 ел тулу уңаеннан интернациалист сугышчыларга юбилей медальләре тапшырдылар. Аларның берсе -кайнар ноктада дүрт ел булган Виктор Чекухин. Полковникка бүләкне Лаеш районының хәрби комиссары Александр Афанасьев тапшырды.

-Авыл көнен бәйрәм итүнең гадәткә керүе яхшы, - дип ахырда билгеләп китте җирлек башлыгы Владимир Михеев. - Ә бит кешенең туып-үскән урыны - дөньяда иң кадерле нәрсә. Аңа карата булган мәхәббәт төрле буын кешеләрен берләштерә. Столбище - үзенең яхшы гореф-гадәтләре, тарихы, күренекле якташлары, казанышлары булган искиткеч авыл. Ә иң мөһиме - сез - анда яшәүчеләр, сезнең тырышлык белән ул тагын да заманчарак һәм көннән-көн матуррак була бара. Бүгенге бәйрәм барыбызга да яхшы кәеф бирде, дуслар белән аралашу шатлыгы бүләк итте. Чын күңелдән сезгә иминлек, татулык һәм бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев