Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Столбищеда өй туе

Лаеш районында өй туйлары якынлашып килүче Яңа ел билгеләренә әйләнде. 2015 елда күпквартирлы җиде йорт төзелгән. Аларның берничәсенә бәйрәм алдыннан күченәләр. Столбищелылар яңа квартир ачкычларының бәхетле хуҗалары булды. Яңа кирпеч йортның ишегалды 16 декабрьдә кичке бишләрдә яңа өйгә күченүче бәхетлеләр, аларның дуслары һәм туганнары белән тулды. Столбищеда яшәүчеләр һәм күпсанлы...

Лаеш районында өй туйлары якынлашып килүче Яңа ел билгеләренә әйләнде. 2015 елда күпквартирлы җиде йорт төзелгән. Аларның берничәсенә бәйрәм алдыннан күченәләр. Столбищелылар яңа квартир ачкычларының бәхетле хуҗалары булды.

Яңа кирпеч йортның ишегалды 16 декабрьдә кичке бишләрдә яңа өйгә күченүче бәхетлеләр, аларның дуслары һәм туганнары белән тулды. Столбищеда яшәүчеләр һәм күпсанлы кунаклар дага формасындагы өч катлы бинаны кызыксынып карыйлар. Үзәктә мамыктай йомшак кар яуган яңа ел чыршысы купшы гына ялтырый. Аның янында бала-чагалар ачык төсләргә буялган яңа балалар мәйданчыгын өйрәнә.

Фанфаралар тавышы яңа йорт ачылу тантанасы башлану турында хәбәр итте.

-Тиздән Яңа ел һәм мин тузган һәм авария хәлендәге фондтан күчерү программасы аркасында әлеге 66 квартирлы йортны төзи алуыбызга шатмын. - Тантаналы өлешне Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ачты. - Без төзелешне оптималь срокларда төгәлләвебез, күпсанлы гаиләләрне котлый һәм аларның Яңа елны уңайлы шартларда каршылавына бергәләп шатлана алуыбыз белән горурланабыз. Илебез җитәкчелеге, безнең Президентыбыз, ТКХны реформалауга ярдәм фонды дирекциясе ярдәмендә, гади булмаган хәлгә карамастан, программа дәвам итә һәм яңа йортларны янәдән-янә файдалануга тапшырабыз.

Михаил Павлович бу ел азагына кадәр районыбызның торак пунктларында тагын 170 квартирга биш йорт тапшырылачагын билгеләп үтте.

-Татарстан Республикасы төзүчеләренә, җитәкчелегенә төзи, эшли һәм сүзләрендә тора белгән өчен зур рәхмәт әйтергә телим, - дип дәвам итте "Торак коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды" дәүләт корпорациясе күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин. - Соңгы берничә ел эчендә Татарстан кардиналь үзгәрде. Республиканың сыйфатлы торак төзүе бик мөһим, бүгенге йорт - моның ачык мисалы.

Сергей Вадимович яңа йортка күчүчеләрне йортларны карап торырга, яхшы идарәче сайларга, керү урыннарын ямьсезләмәскә чакырды һәм барысын да өй туе белән котлады.

Яңа йортта яшәячәк кешеләрне ТКХ фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе, "Татмедиа" АҖ директорлар Советы рәисе Әсгать Сәфәров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәрен яңа квартирларда каршылаулары белән котлады.

Чыгыш ясаучылар кулыннан озак көтелгән яңа квартир ачкычлары алучыларның күзләре шатлыктан һәм сокланудан балкый иде. Символик кызыл тасма киселде. Северная урамындагы бишенче номерлы йорт ачык!

Төрле төстәге шарлардан торган гирляндалар белән матурлап бизәлгән үз керү урыннарына таралышкан яңа йортка күченүчеләрнең бәхете чиксез иде.

Авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашкан, дулкынланган хуҗабикә кунакларны ачык йөз белән каршылады. Район башлыгы аны өй туе белән котлады һәм каушаган 90 яшьлек Елена Федоровна Михеевага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Бер катка югарырак Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Прасковья Федоровна Шәмсетдинова үзенең бер бүлмәле торак мәйданын шатлыгын яшермичә карап йөри.

-Мин 88 яшемдә Яңа елны балконы булган уңайлы яңа квартирда каршылый алуым белән бик бәхетле!

Яңа йортка күп кешеле Гыйниятуллиннар гаиләсе дә бик шат.

-Без озак вакыт дәвамында ике бүлмәле квартирда сигез кеше яшәдек, - ди Зөлфия Альберт кызы. - Ә хәзер, ипотека программасы ярдәмендә, улыбыз гаиләсе өч бүлмәле иркен квартирга күчә!

-Моның хәзер безнеке булуына ышанып булмый! - дип шатлана яшь әни Альбина Гыйниятуллина.

Аның алты айлык улы Ильяс бәхетле әбисе кулында килеш хуҗаларча яңа бүлмәләрне күзәтә.

Трехэтажный жилой дом сдан в эксплуатацию в Лаишевском районе

Столбищеның күп катлы йорты тәрәзәләре якты утлар белән балкый. Бәхетле күченүчеләр үз тораклары булуга шатлана. Аларның барысы да хәзер яңа ел бәйрәмнәрен якты, иркен яңа квартирларда каршылый алачак. Өй туе белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район столбище новостройки