Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Су басмасын өчен

Егорьево авыл җирлегендә Брысса елгасы юлын чистарту һәм турылау буенча эшләр бара. Язгы ташу чорында Егорьево һәм Каипы авылларында 80 йорт су басу куркынычы булган зонага керде. Торак пунктларда яшәүчеләр ярдәм итүләрен сорап Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Культура-техник эшләр үткәрүгә проект эшләнде. Хәзерге вакытта су буендагы...

Егорьево авыл җирлегендә Брысса елгасы юлын чистарту һәм турылау буенча эшләр бара.

Язгы ташу чорында Егорьево һәм Каипы авылларында 80 йорт су басу куркынычы булган зонага керде. Торак пунктларда яшәүчеләр ярдәм итүләрен сорап Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Культура-техник эшләр үткәрүгә проект эшләнде. Хәзерге вакытта су буендагы куаклар киселә, төпләре чыгарыла, елга юлын чистарту һәм турылау, сөзәк урыннар формалаштыру, ярларны төзекләндерү эшләре бара. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев эшләр барышы белән танышты. Эшләр әзерлеге 83%ка бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район