Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Су үткәрми торган гаджетлар да бата

Бәрелүгә, сугылуга чыдам, дымнан сакланган һәм тузан үткәрми торган кәрәзле телефон сатып алганда күп кеше бу җайланма иң экстремаль шартларда да сынатмас дип уйлый. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына граждан З. шундый сорау белән мөрәҗәгать итә: -Су һәм тузан керүдән сакланган смартфон сатып алдым. Сайлаганда минем өчен бу хәлиткеч...

Бәрелүгә, сугылуга чыдам, дымнан сакланган һәм тузан үткәрми торган кәрәзле телефон сатып алганда күп кеше бу җайланма иң экстремаль шартларда да сынатмас дип уйлый.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына граждан З. шундый сорау белән мөрәҗәгать итә:

-Су һәм тузан керүдән сакланган смартфон сатып алдым. Сайлаганда минем өчен бу хәлиткеч булды. Өйгә кайткач мин телефонны фотога төшерү өчен 20 см тирәнлектәге суга салдым. Җитештерүче тарафыннан билгеләнгән файдалану шартларының барысын үтәдем: барлык портлар һәм капкачлар ябык, су төче. Әмма кызганычка каршы, ул сүнде. Су үткәрми торган телефонга су кергән өчен акчамны кире ала аламмы?

Кулланучыга дәгъвалар төзүдә һәм судка гариза язуда ярдәм күрсәтелде. Суд карары буенча граждан З.га товарга түләнгән акчаны кире кайтардылар, шулай ук мораль зыянны капладылар.

-Россия Федерациясенең 1992 ел 7 февраль №2300-1 "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законның 4 маддәсе 3 пунктына ярашлы төстә килешү төзегәндә сатучы товар сатып алуның төгәл максатлары турында хәбәрдар булса, ул кулланучыга шушы максатларда файдаланырга яраклы булган продукция бирергә мәҗбүр, - дип аңлата Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы әйдәүче белгече Ленара Сатдинова.

Бу законның 18 маддәсенә ярашлы төстә сатып алучы техник катлаулы товарда кимчелекләр тапканда (алганнан соң 15 көн эчендә), әгәр алар сатучы белән килешенмәгән очракта ул түбәндәгеләргә хокуклы:

-товарны шул ук маркадагыга яки артикулдагыга алыштырырга;

-сатып алу бәясен яңадан исәпләп башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) шундый ук әйбергә алыштырырга;

-сатып алу бәясен бераз киметергә;

-кимчелекләрне тиз арада һәм бушлай юк итү яки кулланучыга яки өченче затка аларны төзәтүгә чыгымнарны каплатырга.

Шулай ук заказчы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны таләп итәргә хаклы. Сатучы таләбе буенча һәм аның исәбенә кулланучы кимчелекле товарны кайтарырга тиеш.

-Җитешсезлеге ачылган очракта тиз арада сатучыга хәбәр итү кирәк, ике данәдә төзелгән язма дәгъва әзерләгез, - дип басым ясады Ленара Маратовна. - Дәгъвада "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законда күздә тотылган таләпләрнең берсе күрсәтелергә тиеш. Моны кимчелек гарантия срогы чыкканчы эшләргә була, ә ул булмаганда товарны кулланучыга биргән көннән ике ел эчендә (законның 19 маддәсе).

Кимчелекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта сатучы экспертизаны үз исәбенә үткәрергә мәҗбүр ( әгәр җитешсезлек гарантия срогы гамәлдә булганда ачыкланса). Сатып алучының экспертиза үткәргәндә катнашу хокукы бар һәм аның нәтиҗәләре белән риза булмаганда аны суд тәртибендә дәгъвалый ала.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан Республикасы Казан территориаль органы белгечләренә бу адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан, Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8(843) 277-94-96; Лаеш, Чернышевский урамы, 23, икътисад бүлеге, тел. 8(84378) 2-52-12 үзегез килә аласыз яки телефон аша да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район