Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Суд приставлары мөлкәтне язып алган

Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән бергә штрафларны явызларча түләмәүчеләрнең квартирлары буйлап рейд үткәрделәр. Нинди дә булса сәбәп белән дәүләткә зур сумма тиеш булган һәм штрафларын озак вакыт түләмәгәннәргә кырыс чара - мөлкәтләрен язып алу кулланылган. Машина хуҗаларының берсе хәзер җәяү йөрергә мәҗбүр: аның автомобиленә...

Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары хезмәте белән бергә штрафларны явызларча түләмәүчеләрнең квартирлары буйлап рейд үткәрделәр.

Нинди дә булса сәбәп белән дәүләткә зур сумма тиеш булган һәм штрафларын озак вакыт түләмәгәннәргә кырыс чара - мөлкәтләрен язып алу кулланылган. Машина хуҗаларының берсе хәзер җәяү йөрергә мәҗбүр: аның автомобиленә арест салынган. Бүгенге көнгә Лаешта явызларча түләмәүче 85 машина йөртүче бар. Һәр бурычлыга карата башкару эше кузгатылган.

-РФ КоАП белән каралган срокта административ штрафны түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуны күздә тота, әмма бер мең сумнан да ким түгел, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест, яки илле сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләр, - дип искәртә Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево суд