Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сугыш әле дә төшемә керә

Фронтовик Прасковья Федоровна Наумованы Урта Девятоводагы якташлары гына белми. Сугышчан һәм хезмәттәге батырлыклары өчен аны районда да хөрмәт итәләр. Аның белән горурланалар, аның белән киңәшәләр. Җиңү көне алдыннан авылның өлкән кешесенә 94 яшь тулды. Республиканың Куйбышев (хәзерге Спас) районында туган Прасковья Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң ирекле булып сугышка китә. Буе...

Фронтовик Прасковья Федоровна Наумованы Урта Девятоводагы якташлары гына белми. Сугышчан һәм хезмәттәге батырлыклары өчен аны районда да хөрмәт итәләр. Аның белән горурланалар, аның белән киңәшәләр. Җиңү көне алдыннан авылның өлкән кешесенә 94 яшь тулды.

Республиканың Куйбышев (хәзерге Спас) районында туган Прасковья Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң ирекле булып сугышка китә. Буе 148 см һәм авырлыгы 48 кг булган кыз чакыру пунктында ышаныч уятмый. Әмма ул бик тәвәккәл һәм кыю була.

-Җиребезне фашистлар таптаганда мин читтә кала алмадым, - дип искә ала Прасковья Федоровна. - Бәхеткә каршы, өйгә кайтарып җибәрмәделәр, ПВОга һаваны күзәтү һәм элемтә частена яздылар. Без Ватаныбызны саклавыбыз белән горурландык.

Прасковья сугыштан исән-сау килеш 1945 елның октябрендә кайта: Җиңүдән соң ул әле Александров шәһәре санчастенда хезмәт итә. Аннан соң ул зоотехник булып эшли башлый. Районның төрле хуҗалыкларында 1978 елга кадәр эшли. Кешеләр белән эшләү җиңел булмый, әмма фермада "кечкенә командир"ны барысы да тыңлыйлар.

-Терлекче ир-атлар белән табуреткага басып командалык иткәнем дә булды, - дип сөйли Прасковья Федоровна. - Ирем, коллегаларым һәм дусларым һәрчак терәк булды.

Җирдә күптән инде тынычлык, ә сугыш үзен онытырга ирек бирми. Төннәрен дары һәм төтен исе килгән кебек төшкә керә. Прасковья Наумова Ватан сугышы ордены, "1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен", "Фидакарь хезмәте өчен" медальләре, "Бишьеллык ударнигы" билгесе белән бүләкләнгән. Әмма барлык бүләкләрдән кадерлерәге - туганнары, авылдашларының хөрмәте һәм яратуы, һәрчак кайгырту тою һәм тыныч күк йөзе астында яшәү бәхете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район старожилы