Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәяси репрессияләр корбаннарын бер минут тын торып искә алдылар.

"Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә багышланган чара булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бизәлгән залда янып торучы шәмнәр чараның символик булуын ассызыклый иде. Монда җыелучылар сәяси репрессия корбаннарын бер минут тын торып искә алдылар. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән барысына да сәламәтлек һәм...

"Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә багышланган чара булды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап бизәлгән залда янып торучы шәмнәр чараның символик булуын ассызыклый иде. Монда җыелучылар сәяси репрессия корбаннарын бер минут тын торып искә алдылар.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләп аның урынбасары Илгизә Тимершина сәламләде.

Республика оешмасының мактаулы әгъзасы Геннадий Рожков куркыныч саннар атады. Иосиф Сталин капиталистик элементларны бөтенләй юкка чыгару максаты куйган. Республикаларга "халык дошманнарын" ату һәм сөргенгә сөрү буенча лимит "төшерелгән". Татарстан АССРда "ату" лимитын өч тапкырга, ә кайчак хәтта биш тапкырга да арттырып үтиләр. Үзләренә ярамаганнарны эзәрлекләү аларның туганнарында да чагылыш таба. Күпләр вузларга керә алмый. Әгәр кем дә булса югары белем ала икән, анда да үзе теләгән белгечлек буенча түгел һәм бары тик "халык дошманы" белән туганлыгын яшереп кенә.

Районның халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова сәяси репрессия корбаннарын социаль яклау буенча күрелгән чараларны атады.

Сталин репрессияләрен кичергән кешеләр өлкән яшьтә инде. Шуңа күрә алар Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Вәсилә Бутузованың инсульт һәм инфаркт килеп чыгу сәбәпләре һәм аларның билгеләре турында чыгышын кызыксынып тыңладылар. Ә Татьяна Борһанова алдакчылар кармагына эләкмәү өчен уяулык күрсәтү кирәклеген искәртте. Социаль тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре, кагыйдә буларак, өлкәннәр янына өйгә башкарма комитет яки районның ветераннар советы хезмәткәрләре белән бергә киләләр.

Монда җыелганнарның теләкләре һәм үтенечләре турында озакка сузылган әңгәмә барышында фикер алыштылар. Очрашу вакытында өч юбилярга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Сәяси репрессия корбаннарының район җәмгыятенең барлык әгъзалары "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партисенең җирле бүлегеннән азык-төлек җыелмасы һәм матди ярдәм алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район день памяти