Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сыйфатсыз аяк киеме алсагыз нишләргә

Озакка сузылган пычрак көз һәм юлларга реагентлар сибелгән юллары белән кыш аяк киемнәренә тискәре тәэсир итә. Әле өстәвенә аның сыйфаты да түбән булса... ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин алган сыйфатсыз аяк киемен кире кайтару һәм алыштыруда ярдәм итә торган...

Озакка сузылган пычрак көз һәм юлларга реагентлар сибелгән юллары белән кыш аяк киемнәренә тискәре тәэсир итә. Әле өстәвенә аның сыйфаты да түбән булса...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин алган сыйфатсыз аяк киемен кире кайтару һәм алыштыруда ярдәм итә торган киңәшләр бирә.

-Кайбер аяк киемнәре җитештерүчеләр һәм сатучылар түбән сыйфатлы арзан материаллар куллану исәбенә аяк киемнәренең бәясен төшерергә омтылалар. Аяк киеме сайлаганда шуны истә тотыгыз, көн саен кия торганнары һәр көн кию өчен билгеләнгән, офисныкы - ябык биналарда кию өчен. Спорт аяк киемнәрендә спорт белән шөгыльләнү яхшы, ә сезонлысы билгеле бер сезонга билгеләнгән. Аяк киемен кибеттән алу кулай. Әгәр аның белән көтелмәгән хәл була калса, сыйфатсыз товар саткан кибетчене табу күпкә җиңел. Әгәр дә инде базарга баргансыз икән, сатучыны гына түгел, ә сәүдә урыны номерын истә калдырырга тырышыгыз. Барлык җөйләрне тикшерегез, тырналган урыннар һәм таплары юкмы, өсте һәм олтаны ныгытып беркетелгәнме. Аяк киеменең үлчәменә игътибар итегез,

Чөнки аяк киеме үлчәме сезнең аяк үлчәменә туры килмәгәндә проблемалар барлыкка килүе ихтимал: аяк киеме формасы үзгәрүе, җөйләр сүтелүе, ярылган урыннар һәм башкалар барлыкка килү.

Сатып алучы формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе туры килмәгәндә сыйфатлы аяк киемен дә сатып алган көнне кертмичә 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы.Сыйфатлы аяк киеме ул куллануда булмаганда, товарлы рәвеше сакланганда, кулланучы сыйфатлары, фабрика ярлыклары булганда алыштырыла.

Товарда кимчелекләр табылганда, әгәр алар сатучы белән килешенмәгәндә, сатып алучы үзе сайлаган әйберне шундый ук товарга (шул ук модельдә һәм( яки) артикулда), алыштыруны таләп итә ала, сату бәясен яңадан исәпләп башка маркадагыны да (модельләр, артикуллар) ала ала.Ул шул күләмдә сатып алу бәясен киметүне, аяк киемендәге кимчелекләрне бетерүне яки аларны төзәтүгә кулланучы тоткан акчаларны кире кайтаруны таләп итә ала. Бу аяк киеменә түләнгән сумманы кире кайтаруны сорый ала.

Әгәр сатучы закон таләпләрен үтәүдән баш тарта икән, үз хокукларың бозылу һәм үз таләпләреңне күрсәтеп язма дәгъва тапшыру зарур. Дәгъваның бер данәсе оешмага тапшырыла, икенчесендә оешма хезмәткәре кабул итү датасын һәм үз имзасын куярга тиеш. Әгәр ниндидер сәбәпләр буенча дәгъваны алмыйлар икән, аны почта аша заказлы хат белән оешма урнашкан урынга тапшыру тамгасы һәм андагы әйбернең исемлеге белән җибәрү кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы белгечләреннән бу адрес буенча консультация алырга була: Казан ,Һади Такташ урамы, 94 йорт, тел. 8(843) 277-94-96, шәхси кабул итүдә дә, телефон аша да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район