Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сүзе белән эше аерылмый

Кадерле редакция! Сезгә хезмәт ветераны, пенсионерка Гөлфәния Гарипова мөрәҗәгать итә. Авылыбыздагы барчабызны да куандыручы үзгәрешләр турында сөйләргә телим. Без Нармонкада, ике катлы күпквартирлы йортларда яшибез. Безнең авыл җирлегенә 6 авыл керә. Бу зур хуҗалыкны безнең җирлек башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе Людмила Даниловна Стерякова җитәкли һәм күзәтә. Ул килү белән тормыш...

Кадерле редакция!

Сезгә хезмәт ветераны, пенсионерка Гөлфәния Гарипова мөрәҗәгать итә. Авылыбыздагы барчабызны да куандыручы үзгәрешләр турында сөйләргә телим. Без Нармонкада, ике катлы күпквартирлы йортларда яшибез. Безнең авыл җирлегенә 6 авыл керә. Бу зур хуҗалыкны безнең җирлек башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе Людмила Даниловна Стерякова җитәкли һәм күзәтә. Ул килү белән тормыш тәэмин итүче барлык проблемалар хәл ителә башлады. Тирә-якта чисталык һәм тәртип, бөтен җирдә асфальт юллар. Төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Капиталь ремонт буенча республика президент программасы нәтиҗәсендә безнең җирлектә бик зур эш эшләнде. Күпквартирлы 14 йортның түбәсе яңартылды, ике искиткеч балалар мәйданчыгы төзеделәр. Нармонкада озак еллар рәтле мәдәният йорты бинасы юк иде. Ә хәзер яңаны салдылар. Монда Людмила Стерякованың хезмәте аз түгел. Ул һәрчак авыл кешеләре үтенеченә һәм теләкләренә колак сала. Игътибар белән тыңлый, дөрес киңәш бирә һәм бернигә карамастан проблеманы хәл итәргә тырыша. Аның һәрнәрсәгә көче җитә. Безнең җитәкченең сүзе эшеннән аерылмый. Җирле хакимияттә менә шундый җаваплы хезмәткәрләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X