Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Алар да безнең кебек үк

Бу көннәрдә Лаеш балалар йортында республиканың балалар йортлары директорлары төрле группа инвалидлыклары булган үз тәрбияләнүчеләрен җәмәгать тормышына яраклаштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Мондый балалар белән эшләү аерым һөнәри белемнәр таләп итә. Лаеш педагоглары осталык сәгатьләре күрсәттеләр, аларда күрмәүче балалар үзләренең сау-сәламәт дуслары белән беррәттән бисер белән эшләделәр, фоторамкалар ясадылар.

-Мин тагын бер кат мондый үзенчәлекле балаларның җәмгыятьтә тигез кабул ителүе кирәклегенә ышандым. Алар гадәти мәктәпкә укырга, гадәти балалар бакчасына йөрергә, үзләренең сәламәт яшьтәшләре белән аралашырга тиешләр. Безнең җәмгыять менталитетының аларны тигез итеп кабул итәргә әзер булмавы сер түгел, - дип саный Яр Чаллы шәһәре балалар йорты директоры, педагогик фәннәр кандидаты, югары квалификация категорияле җитәкче Галина Сатаева. Галина Андреевна - балалар йортында тәрбияләнүчеләргә гаилә-туганлык төркемнәрендә махсус оештырылган социаль-педагогик мохит булдыру идеясе авторы. Аның нигезендә абый-сеңелләр арасында туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту ята.

-Бик әһәмиятле проблема - тәрбияләнүчеләрне интернаттан соң урнаштыру мәсьәләсе күтәрелде. Һәр балалар йортында үз эченә педагог-психолог, социаль педагог һәм юристны алган хезмәт эшләп килә, - дип әңгәмәне дәвам итте Галина Сатаева. - Балалар йортында тәрбияләнгән яшь аналар аерым исәптә тора. Бу хезмәткә сорау зур. Республикада ул 2009 елдан бирле эшли. Балалар йортларында тәрбияләнгәннәрне алга таба күзәтеп тору - тормыш зарурлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: детдом приезд гостей