Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешта талантлы педагогларны алкышладылар

Район мәдният йортында Лаеш районы мәгариф хезмәткәрләренең гадәттәге август киңәшмәсе булды. Державин мәйданында район башлыгы Михаил Афанасьевны һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтованы укучылар каршылады. Михаил Павлович мөрәҗәгатенә Лаеш һәм Столбище үсмерләре - яшь армиячеләр хәрбиләрчә төгәл җавап бирделәр. Янәшәдә Россия мәктәп балалары...

Район мәдният йортында Лаеш районы мәгариф хезмәткәрләренең гадәттәге август киңәшмәсе булды.

Державин мәйданында район башлыгы Михаил Афанасьевны һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтованы укучылар каршылады. Михаил Павлович мөрәҗәгатенә Лаеш һәм Столбище үсмерләре - яшь армиячеләр хәрбиләрчә төгәл җавап бирделәр. Янәшәдә Россия мәктәп балалары хәрәкәте символикасы төшкән футболкалар кигән өлкән сыйныф укучылары флэшмоб фрагменты күрсәтеп барысын сәламләделәр. РДШның яңа әгъзаларына өчпочмаклы галстуклар бәйләделәр һәм район мәктәпләре активистларын фотога төшерделәр.

Мәдәният йорты фойесында кунакларны чәк-чәк белән күп балалы Габдуллиннар гаиләсе каршы алды. Иң кечкенәсе әтисе кулында, ә хатыны ике кызы белән керүчеләрне сәламләде. Педагоглар тәкъдим иткән район мәктәпләре күргәзмәләре һәм стендлар да монда урнашкан.

Михаил Афанасьев киңәшмәне ачты һәм сүзне район мәгариф идарәсенең яңа начальнигы Гөлнара Шәриповага бирде. Үз чыгышында ул узган чордагы эшнең плюсларын һәм минусларын әйтеп үтте һәм киләсе уку елына максатлар һәм бурычларны бәян итте.

Имәнкискә урта мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтова авыл шартларында татар мәктәпләрендә сыйфатлы белем бирү мәсьәләсен яктыртты. Габишево мәктәбе директоры урынбасары Юлия Вырупаева һөнәри осталык бәйгеләренең шәхси үсешкә йогынтысы турында сөйләде.

Столбище мәктәбе татар теле укытучысы Миләүшә Хаҗиева балаларның театральләштерелгән тамашаларда катнашуларының коммуникатив күнекмәләрне үстерүенә басым ясады. Лаешның 2нче мәктәбе педагог-оештыручысы Мария Гришина "Российское движение школьников" инновация программасын тормышка ашырудагы казанышлары һәм планнары белән уртаклашты.

Балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең методик берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Абдуллина мәктәпкәчә белем бирү процессында этномәдәни үсешнең өстенлекләре хакында сөйләде. ТР мәгариф министрлыгы өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова чыгыш ясаган коллегалары темаларын берләштерде һәм үз чыгышы белән рәсми өлешне тәмамлады.

Киңәшмә конкурсларда призлар алган җитәкчеләрне, шулай ук мәктәпләр, урта һөнәри һәм мәктәпкәчә белем бирүнең талантлы педагогларын бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев