Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Танылган якташлары истәлеген мәңгеләштерделәр

Яушыйк мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Фирдәүс Әхтәмова хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чарага артистканың туганнарын, дусларын һәм сыйныфташларын, шулай ук районның җәмәгать оешмалары вәкилләрен чакырдылар. Истәлекле такта булдыруның инициаторы Куюки авыл җирлеге башлыгы Рәгат Аглюков. Аны ачу тантанасы Пәрәү үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Фирдәүс Каюмовна 1939 елның...

Яушыйк мәдәният йортында Татарстанның халык артисты Фирдәүс Әхтәмова хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Чарага артистканың туганнарын, дусларын һәм сыйныфташларын, шулай ук районның җәмәгать оешмалары вәкилләрен чакырдылар. Истәлекле такта булдыруның инициаторы Куюки авыл җирлеге башлыгы Рәгат Аглюков. Аны ачу тантанасы Пәрәү үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барды.

Фирдәүс Каюмовна 1939 елның 21 июлендә Яушыйк авылында туа. 1956 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керә. 1961 елдан Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры труппасында эшли. Ул "Соңгы хат", "Бер төн", "Көйсез кияү", "Беренче театр" һәм башка спектакльләрдә төп рольләрне башкара. 1981 елда аңа ТАССРның атказанган артисты исеме бирелә. 1996 елдан Фирдәүс Әхтәмова Татарстан Республикасының халык артисты. 2009 елда "Бибинур" фильмында төп рольне уйный. Ә бу фильм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-при һәм берничә башка бүләк ала. 2012 елның 22 февралендә артистка арабыздан китә.

-Фирдәүс Каюмовна үз туган авылы турында беркайчан онытмады, - диде җәмәгать оешмалары эшен координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина. - Яушыйкка Сабан туйларга еш кайта иде. Безнең танылган якташыбызны онытырга хакыбыз юк, чөнки ул татар халкы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.

Хәзер Яушыйк мәдният йортыны килгән һәр кеше искиткеч артистка Фирдәүс Әхтәмова тормышы һәм иҗаты турында белә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район