Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ташламалар бирүдә яңалыклар турында

Кайбер федераль законнарга торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар бирү өлешендә үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр нигездә федераль ташламага ия кешеләргә - инвалидлар, инвалид балалар, техноген катастрофалар нәтиҗәсендә (Семипалатинскида, Чернобыль АЭСында) зыян күргән кешеләргә кагылачак. Халыкның бу категориясе өчен ташламалар күләме элеккечә - тотылганның 50%ы күләмендә түгел, ә коммуналь хезмәтләрне...

Кайбер федераль законнарга торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар бирү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Үзгәрешләр нигездә федераль ташламага ия кешеләргә - инвалидлар, инвалид балалар, техноген катастрофалар нәтиҗәсендә (Семипалатинскида, Чернобыль АЭСында) зыян күргән кешеләргә кагылачак. Халыкның бу категориясе өчен ташламалар күләме элеккечә - тотылганның 50%ы күләмендә түгел, ә коммуналь хезмәтләрне куллану нормативыннан чыгып исәпләнеләчәк.

2015 елның 1 октябреннән гамәлгә кергән закон районның 3620 дән артык кешесенә кагыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: экономияле яшәгән һәм коммуналь хезмәтләрне норматив кысаларында кулланучы 1668 кешенең (46%) ташлама күләме кимемәячәк. 970 кешенең (ташламага ия кешеләрнең 27%ы) субсидия-ташламалары 50 сумга азая. 982 кеше белән аңлату эшләре алып барылачак, чөнки законнарга ярашлы төстә, аларның субсидия ташламалары кимиячәк.

Социаль киеренкелекне киметү өчен 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр безнең республика хөкүмәте шәхси чыгымнарны азайтуга вакытлыча компенсация кертә. Аның күләме ташлама кимү суммасына һәм ташламага ия кешеләрнең уртача айлык кереме зурлыгына бәйле. Мәсәлән, гражданның кереме айга 20 мең сумнан артыграк икән, ул компенсациягә исәп итә алмый. Бу, нигездә, эшләүче инвалид пенсионерларга яки зур пенсиягә ия кешеләргә кагыла. Әгәр ташламага ия кешенең уртача айлык кереме 10 мең сумнан артмый икән, ташламалар 25% ка кими, 10 мең 1 сумнан 15 мең сумга кадәр икән, 50 процентка кими, 15 мең 1 сумнан 20 мең сумга кадәр булса - 75% ка. Законнар белән билгеләнгән тәртиптә торак мәйдан нормативлары расланган. Мәсәлән, берүзегез яшисез икән, сезнең норматив - 40 кв.м., әгәр икәү икән - 23 кв.м. Өч кешедән торган гаилә өчен 17 кв.м. каралган, дүрт кешегә - 14 кв.м. һәм башкалар.

Субсидия-ташлама күләме кимү этаплап үтәчәк: октябрьдә - 300 сумга кими, ноябрьдә - 500 сумнан артмаска тиеш. Ташламалар һәм адреслы субсидияләр алучылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактуралардагы үзгәрешләр турында мәгълүмат алган. Ялгыз 1-2 группа инвалидларга социаль хезмәткәрләр тарафыннан өйдә хезмәт күрсәтелә, ә ташламага ия башка кешеләрне компенсация рәсмиләштерү өчен график буенча чакырачаклар. Ташламалар исәпләү буенча үзгәрешләр кагылмый торган Лаеш районы кешеләре инде шуңа туры килүче мәгълүматны алдылар.

Үзгәрешләр чыбыклы телефон элемтәсеннән файдаланучылар - хезмәт ветераннары һәм ТР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар мәнфәгатенә кагылачак. Элемтә хезмәте өчен субсидия алучылар районда 867 кеше. Алар элеккечә тиешле ташламаларны алачаклар. Югарыда әйтелгән үзгәрешләр чыбыклы телефон элемтәсе хезмәтләреннән баш тарткан, әмма әлеге ихтыяҗларга субсидия алып килүчеләргә кагылачак. Хәзер мәгълүматлар базасында катгый исәп алып барылачак һәм ноябрьдән башлап мондый гражданнарга телефон өчен түләүләр туктатыла. Шуны ассызыклыйсы килә: 176 нчы закон федераль ташламага ия кешеләргә генә кагыла. Республика ташламалары алучы татарстанлыларга аларның мөнәсәбәте юк.

Сезне кызыксындырган барлык проблемалар буенча кайнар линия телефоннары: 2-53-42, 2-49-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район