Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ташламалы дарулар кая китте?

Хөрмәтле редакция, сезгә язарга мине соңгы вакытта ташламалы дарулар алу белән килеп туган гади булмаган хәл мәҗбүр итте. 2010 елдан шикәр авыруы белән авырыйм һәм миңа ай саен табиб язып бирә торган бушлай дарулар тиеш. Мин Лаеш үзәк район хастаханәсендә исәптә торам, даими төстә үз табибыма кабул итүгә йөрим, ташламалы...

Хөрмәтле редакция, сезгә язарга мине соңгы вакытта ташламалы дарулар алу белән килеп туган гади булмаган хәл мәҗбүр итте.

2010 елдан шикәр авыруы белән авырыйм һәм миңа ай саен табиб язып бирә торган бушлай дарулар тиеш. Мин Лаеш үзәк район хастаханәсендә исәптә торам, даими төстә үз табибыма кабул итүгә йөрим, ташламалы медикаментларга рецепт язып бирүен үтенәм. Әмма соңгы вакытта дарулар юк, алар бетте дигән сүзләр генә ишетәм.

Рецепт язып бирмиләр, бер айдан соң килергә тәкъдим итәләр. Билгеләнгән вакытка киләм, әмма аларның инде беткәнлеге ачыклана, мин соңга калганмын. Һәм бу өч ай дәвамында диярлек кабатлана. Соңгы тапкыр мин даруларны ташламалы бәядән 28 гыйнварда алдым. Ә диабет бит - юк-бар авыру түгел, даими төстә медикаментлар кабул итәргә кирәк.

Бу ни өчен шулай килеп чыга, миңа кем җавап бирер. Ни өчен мин тормышым өчен мөһим булган, дәүләт тарафыннан билгеләнгән ташламаны ала алмыйм?

Наталья Ефименко, Сокуры авылы.

Укучыбыз соравына Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Лариса Орлова җавап бирә.

-Ташламалы дару препаратлары Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 ел 30 декабреннән № 2504 боерыгы белән расланган 2014 елга финанс чаралары лимиты кысаларында төзелгән гаризаларга ярашлы төстә районның махсуслаштырылган даруханәләренә кайта.

Соңгы ике ел дәвамында шикәр авыруы белән авыручыларның сизелерлек артуы күзәтелә. 2014 елның 1 гыйнварына Лаеш районында төбәк дәрәҗәдәге шикәр авыруы белән авыручы 481 кеше исәптә тора, шул исәптән 72 пациент инсулин ала. Агымдагы елның беренче ярты еллыгына расланган лимит кысаларында (1200000 сум) тормыш өчен мөһим препаратлар гына каралган, шул исәптән нәселдән килгән авыру белән авыручы балага азык-төлеккә - 250 мең сум, инсулинга - 400 мең сум. Калган сумма психик, онкологик авырулар, бронхиаль астма һәм шикәр авыруы белән авыручыларга дару препаратларына бүленә.

Финанслау җитмәү сәбәпле, таблеткалы шикәр күләмен киметүче препаратлар һәм бронхиаль астма өчен препаратларга төбәк дәрәҗәдә кирәкле даруларның 50%ы күләмендә генә гариза бирелгән. Шуның белән бәйле төстә рецептлар даими язылмый, бары махсуслаштырылган даруханәләрдә дарулар булганда гына языла.

Лаеш үзәк район хастаханәсе үз тарафыннан "Таттехмедформ" ГУПка төбәк дәрәҗәдәге ташламалы дару препаратларының җитмәгәннәрен өстәмә кайтаруын сорап бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев