Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татар Янтыгында урам бәйрәме

Икенче ел инде Татар Янтыгында авылдашлар яратып өлгергән урам бәйрәме үткәрелә. Бар авыл әзерләнгән тантанага олысы да, кечесе дә җыелды. Иң яшенә 1 генә булса, ә иң өлкәненә 90 яшь.Очрашуны өе чәчәкләргә күмелгән Гөлфирә апа Миндубаева каршында оештырдык. Ә ул арада Шамил абый Шәйхиевның самовары да кайнап чыкты. Бәйрәм программасында...

Икенче ел инде Татар Янтыгында авылдашлар яратып өлгергән урам бәйрәме үткәрелә.

Бар авыл әзерләнгән тантанага олысы да, кечесе дә җыелды. Иң яшенә 1 генә булса, ә иң өлкәненә 90 яшь.Очрашуны өе чәчәкләргә күмелгән Гөлфирә апа Миндубаева каршында оештырдык. Ә ул арада Шамил абый Шәйхиевның самовары да кайнап чыкты. Бәйрәм программасында аны оештыручы клуб мөдире Раушания Кашапова актив катнашты. Зөлфирә Хаҗиева һәм Рузалия Гамбировалар кайнар коймак белән сыйладылар. Менә урамның икенче ягыннан Габдулла абый Кашапов һәм Рамил абый Зәйнуллин тальян гармуннарын сузып килделәр. Кунаклар аларга кушылып җырлап җибәрделәр, яшь чакларын искә төшереп биеп тә алдылар. Урам бәйрәме уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Суфия һәм Мәдинә апалар (алар 80не узганнар) рәхәтләнеп "Кем җитезрәк" уенында катнаштылар, күзне бәйләгән килеш җирдән шарчыклар җыйдылар. Ә инде җор телле Галимә апа кызыклы мәзәкләр сөйләп бәйрәмгә ямь өстәде. Уеннарда балалар теләп катнашты, җырладылар, биеделәр. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Мондый бәйрәмнәр авыл халкын берләштерә. Таралышырга ашыгучылар булмады, күңелле бит. Авылда күңелле авазлар һәм җырлар озак яңгырады әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан тат янтык