Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татар Янтыгының киләчәге яшьләр кулында

Гыйнвар - узган елга йомгаклар ясау вакыты. Районда гражданнар җыеннары башланды, аларда 2015 елда үткәрелгән эшләргә анализ ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә. Узган сишәмбедә булган Татар Янтыгы авыл җирлеге сессиясе эшендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм башка рәсми затлар катнашты. Капиталь ремонт ясалган мәктәп тәрәзәләрендә утлар балкый. Аның директоры...

Гыйнвар - узган елга йомгаклар ясау вакыты. Районда гражданнар җыеннары башланды, аларда 2015 елда үткәрелгән эшләргә анализ ясала һәм киләчәккә планнар билгеләнә.

Узган сишәмбедә булган Татар Янтыгы авыл җирлеге сессиясе эшендә район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм башка рәсми затлар катнашты.

Капиталь ремонт ясалган мәктәп тәрәзәләрендә утлар балкый. Аның директоры Рафыйк Хафизов кунакларга кабинетларны, спорт залын горурлык белән күрсәтте:

-Казан кунаклары авыл балаларының шушындый яхшы шартларда укуына гаҗәпләнәләр. Соңгы тапкыр мондый зур ремонт 30 ел элек ясалган иде. Хәзер безнең мәктәп капремонтны оештыру буенча Татарстандагы белем бирү учреждениеләренең иң яхшы унлыгына керә.

Җыенга авылның битараф булмаган, үз җирлекләре, балалары һәм оныклары язмышы өчен борчылучы кешеләре килде. Алар җирлек башлыгы Рәшит Шәмиев отчетын игътибар белән тыңладылар. Ул исә отчет чорда нинди уңай үзгәрешләр булуын искәртте.

Җирле үзидарәнең барлык эшчәнлеге авыл кешеләренең тормышын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән. Һәр йортка яңа счетчиклар куйганнар, бар урамнарда яктырткычлар барлыкка килгән, иске электр тапшыру линияләрен алыштырганнар. Монда район башлыгы Михаил Афанасьев зур ярдәм иткән. Оптик-сүс кабель сузганнар, хәзер Татар Янтыгында яшәүчеләрнең барысы да IP-телевидение карый ала. Авылны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Тугыз контейнер мәйданчыгында 28 контейнер урнаштырылган. Тагын бер бункер һәм контейнер сатып алганнар. Үзара салым акчаларына 400 метр юл салганнар. Илгизә Тимершина үзара салым методикасы нәтиҗәле булып чыгуын һәм быел дәвам иттереләчәген билгеләп үтте.

Авылның мәдәни тормышын мәдәният йорты оештыра. "Чишмә" ансамбле барлык район чараларында катнаша. Узган ел авыл Сабантуена район башлыгы Михаил Афанасьев килгән. Ул 60 ел бергә яшәгән Габдуллиннар, 55 ел никахта булган Насыйровлар гаиләләрен котлаган. Ә биш сыер асраучы Яруллиннар гаиләсенә саву аппараты бүләк иткән.

Узган елда күп нәрсә эшләнгән. Әмма авылның картаюы борчый. Узган ел бер бала да тумаган, яшьләр шәһәргә китә. Кешеләр Татар Янтыгының үсүен телиләр. Моның өчен бар шартлар да бар: заманча мәктәп, клуб, ФАП, мәдәният йорты. Теләк булганда күңелеңә ошаган эшне монда, туган җирдә дә табарга була. Мәсәлән, блоклар эшләү, агач эшкәртү белән шөгыльләнүче өч шәхси эшмәкәр бар. Ике фермер хуҗалыгы халыкны ашлык, фураж, салам белән тәэмин итә.

Моның турында башлык урынбасары Илгизә Тимершина да сөйләде:

-Татар Янтыгында хезмәт сөючән кешеләр яши. Халыкның үзмәшгульлеген оештыруда лизинг-грант программасы ярдәм итәчәк. Мин ышанам, эшмәкәрлек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар сезнең авыл үсешенә этәргеч бирер, авылның киләчәге зур.

Авыл җыенында әйтелгән барлык үтенечләр һәм кисәтүләр эшне планлаштырганда исәпкә алыначак. Әмма инде әйтеп үтелгәнчә, үзара салым кысаларында җыелган акчаларга урамнарның берсендә юл катламын капиталь ремонтлау планлаштырылган. 2016 елга планнарда авыл зиратын төзекләндерү дә бар. Моңа акчаны авыл кешеләре дә, читтә яшәүче авылдашлары да җыйган. Тик аңа илтүче юл начар хәлдә. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә авыл кешеләре район ярдәменә өметләнә.

Авылда яшәүче бар кеше исеменнән Рәкыя Кәримова авыл кешеләре проблемаларына игътибары һәм аларны оператив хәл итүе өчен Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Тат.Янтык